Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24

Бар ышаныч

Оглавление

Аллаһ боерса, дибез дә,

Аллаһ сакласын, дибез.

Беребезнең дә капкасын,

Кайгы какмасын, дибез.


Аллаһта бөтен ышаныч,

Аллаһта бөтен терәк.

Бернәрсәгә тиңләшәлми

Аллаһтагы кодрәт.


Аллаһ бирә дә, ала да,

Аллаһта бөтен тотка.

Аллаһ озата җәннәткә,

Йә җәһәннәмгә – утка.

Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх