Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 32

Тәбикмәк

Оглавление

Халык ризыклары күптер,

Ашлары hәм икмәге.

Бәлешләре, чәк чәге,

Коймагы, тәбикмәге.


Барысыда тәмле сыйлар,

Өстәлләрдә торганда.

Тормышның олы шатлыгы,

Табыннар мул булганда.


Табаларда пешкәнгәме,

Олы коймак – тәбикмәк…

Әллә тәмле булгангамы,

Исемнәре тәм икмәк.


Бәйрәмнәрдә өстәлнең,

Яме була hәр икмәк…

Каз өмәләре чорында,

Пешерелгән тәбикмәк.


Шуңа язам, ни өчендер,

Искә төште тәбикмәк…

Тәбикмәк исе килгәндәй,

Берни дә булмый эшләп…


Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх