Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27
Кемгә дога кыласың
ОглавлениеЫшанмыйча Аллаhыга,
Кемнән сорап була соң.
Ни йөз белән оялмыйчв,
Дога кылган буласың.
Санга сукмый, ишетмичә,
Кушканын, тыйганнарын.
Шөкерләр әйтми аласын,
Алдыңа куйганнарын…
Кая күңел дигәннәрең,
Аңлый, уйлый торганы.
Кешеләрдә генә акыл,
Гамәл кыла торганы…
Олы бүләк кебегерәк,
Догаларга җаваплар.
Гамәлләрен ниндиерәк,
Синнән нинди савап бар.
Сорамаган бала кебек,
Сизәсеңме үзеңне…
Догаларга сусау килеп,
Ачар бәлки күзеңне…