Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 28
Татар җаны
ОглавлениеТирәндәрәк була тирәндәрәк,
Кыйммәтлерәк булган ул хисләр.
Көннәр узса олы хисләр белән,
Тынычырак үтә ала кичләр.
Татарлык ул исемнәрдәме соң,
Ата анадан безгә бирелгән.
Тирәндәме, ерак яшерелгән,
Буыннардан саклап киленгән.
Татарлык ул бутап булмый торган,
Аеырылып торган, тамгадыр.
Кирәк чакта, ул беленә ала,
Каныбызда безнең баргадыр.
Кирәк икән җырда әйтеп бирә,
Әйтер сүзләр җитә алмаса.
Татар җанын татар аңлый ала,
Аеырылып кына калмаса.
Татар барда хәтәр булуыда,
Асылында, бөтен хикмәте…
Эз калдырмый үзе артыннан,
Татар җаны җирдән китмәсе.