Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23
Кайда син – балачак
ОглавлениеЕллар үткән еллар узган инде,
Киткән үтеп – безнең балачак.
Язгы ташуларда Сөн буенда,
Акканына карап торган чак…
Кармак сабы өчен иң әйбәте,
Тал агачы булган икән ул.
Малай чакта көннәр буена,
Балыгы да капкан икән мул…
Ялан аяк килеш буа буып,
Көтә идек балык күренгәнен.
Кем хәтерли санап шул балыкны,
Яр буенда санап бүленгәнен…
Сөн буйлары гөрләп тора иде,
Рәхәтләнеп үстек уйнадык.
Әнкәйләрдә безне югалтканда,
Уйнаулардан бердә туймадык.