Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30

Остазлар

Оглавление

Апа, дидек иң беренче тапкыр,

Мәктәп бусагасын атлауга.

Әлифбаны ачып тәүге тапкыр,

Хәрефләрне истә сакларга.


Белем дөньясына ишекләрне,

Акырынлап ачып бирделәр.

Хәреф танып, укып иҗекләп,

Куя, куя төрле билгеләр…


Таякчыклар, кара савытлары,

Кара такта… буяу исләре.

Дәрес буе безнең язганнарны…

Дәфтәр тикшергәне, кичләре.


Укытуча, җитәкләгән кебек,

Алып барган hәрбер баланы.

Ул хезмәткә, кеше гомерендә,

Бәя биреп бетерә аламы…


Укый яза белү, гади кебеп,

Белгән кебек булып тумыштан.

Ә уйласаң, башка салу өчен,

Укытучы күпме тырышкан…


Бар әйбергә кемдер өйрәтә бит,

Я укыйсың кемдер язганны.

Остаз диләр гыйлем бирүчене,

Оста диләр йортлар салганны.


Апа булды безнен тәүге остаз,

Белем дөньясына әйдәүче.

Гыйлем белән алда тормышны,

Дөрес итеп бергә бәйләүче.


Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх