Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4
Җыр кебектә
ОглавлениеГомерләрне тоеп була икән,
Чагыштырыр әйбер эзләсәң.
Үз язмышың сине борчымый,
Уйланмыйча гына йөрмәсәң.
Җыр кебектә, кеше язмышлары,
Үз җырыңны таба алганда.
Эзе булып җирдә яшәүләрнең,
Җыры бетеп, моңы калганда.
Җырныңда шундыйлары була,
Кабатлана алмый торганы.
Дәртле булган җырлар урынына,
Истә калып тирән моңнары.
Язмыш алда, гомер үтә бара,
Җырның да бит була азагы.
Төренсәдә алар тирән моңга,
Җырлар булмый, язмыш газабы.
Үз вакыты, үзе урыннары,
Тота белә алу ул «кошны».
Белү кыен алдан, язмышыңны,
Оттырумы, әллә отышмы.