Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Хәтер яңартам…

Оглавление

Авылыма кайттым әле менә,

Шигырь юлы килә язасы.

Әллә инде әhәм булып килә,

Әйтелмәгән сүзләр казасы.


Күңел дәфтәрләрен актарам да.

Төрле чаклар..начар-яхшысы,

Калганда бит булган хисләремне,

Дәфтәр битләренә язасы.


Язам әле-бәлки шулай язган,

Истә калган әйбер кадерле.

Үткән үткән инде. Саклансыннар

Туа торган хисләр хәзерге.


Аккан суга кире кереп булмый,

Хәтер йомгаклары саклана.

Хәтерне бит – олы байлык диләр,

Шуңа бу байлыкны ташлама.


Кичләр җитә, көннәр үтеп китә,

Таңнар ата иртән кабаттан.

Гoмер язы гына ике килми,

Таң шикелле булмый кабатлап.

Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх