Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2

САГЫНМА

Оглавление

Сагынулар авыр була икән,

Онытулар мөмкин булмаса.

Күңелләрдә калып бер моң булып,

Кабатланып, hаман җырласа.


Еракларда, ләкин якын кебек,

Үтә алмаслык кына аралар.

Калмагандыр артык тирән булып,

Күптән төзәлгәндер яралар.


Язмышларның бизәкләре булып,

Шуңа кабат, тели күңелләр.

Шатланулы офтанулар алар,

Сагынулар кайгы түгелләр.


Сагынулар килә җитәкләшеп,

Моңнар белән күңел тулганда.

Гомернең ул, бәхет урыннары,

Сагынырлыклары булганда.


Сагынма дим, үзем сагынсамда,

Кай якларга күңел тартсада.

Күңел, үтеп адашулар аша,

Узар юлын күптән тапсада.

Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх