Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 10
Повестьлар
Бер ананың биш улы
9
ОглавлениеМин Уфада Хәвадис абый торган квартирда яши башладым. Карточка системасының беткән елы. Шулай да ипине бик мулкытмыйлар – кулга биш йөз грамм. Дәрес- тән соң без үзебезнең буфет алдына өелеп, ипи сата башлаганнарын көтәбез. Кысылып чират торганда, миңа еш-еш карап алган сатучы кыздан оялып, гәүдәмне кая куярга да белми идем… Беркөнне Пушкин чатындагы Профсоюз йорты ашханәсенә көнгә бер тапкыр талон белән ашарга баргач, минем тәлинкә төбендәге сыек карабодай боткасын ялмап кына йотканымны күргән бер агай, кызганып, миңа берьюлы ике талон сузды…
Ипи юк елларны да бер кимсенү күрми үскән очар кош булганмын икән авылымда!
Ләкин минем өчен иң авыры, үзәкләргә ярып үткәне бу түгел – уку иде. Группадагы малайларның күбесе (кызларыбыз биш кенә бөртек) җиденчене быел гына бетергән. Буйга миннән бик бәләкәйләре дә русчаны чатнатып сөйли иде. Ә минем – шушы буем белән дә ык-мыктан узмый. Дөрес, үзләрен генә аерым әйткәндә, белгән сүзләрем дә байтак шикелле, ләкин мин аларны бер-берсенә ялгый алмыйм. Ә инде укытучы сөйләгәндә зиһенем бөтенләй куе томанга төрелеп, бик аңлаган берәр сүз чыкса гына, бер як чите ачылып киткәндәй була иде.
Ике-өч кабат сорап та, бөтен класс алдында кызарып-бүртенеп, сөяп куйган баганадай басып торганнан соң, миннән сорамый да башладылар. Өмет өзеп кул селтәүләреме?.. Алай дисәм, буем өчен генә стипендияләр түләп кеше исәбенә тотмаслар иде. Үшән колагы бераз русчага ятсын дигәннәрдер инде.
Тик аңардан ни куаныч! Мин барыбер язын күтәрткән мал кебек ярдәмсез идем. Тәүлегенә туксан тапкыр: «Әллә ташлап кына китим микән техникумнарын – мин укымаудан гына әллә укыган кеше уннан тугызга калмас иде әле!» – дип уйлыйм. Әмма акылның икенче чаты йодрык төеп тора: «Дәрес белмәвең бер оят булса, ташлап китүең – ун оят. Хәвадис абыең чирле сәбәпле укый алмады. Ә син?.. Тап-таза башың белән укуыңны ташлап кайтып, әниеңә син дә борчу салыр идеңме? Ул да бит синең укуыңны тели. Укыган угыл – атадан олы дип әниең әйтә түгелме?..»
Шулай итеп, кимсенгән күңел тәүлегенә туксан тапкыр ташлап китәргә талпынса, кимсенмәячәк күңелем туксан тапкыр «Юк!» дип җавап бирә иде.
Ләкин мине укуга бәйләп тоткан җеп үҗәтлек кенә түгел. Бәлки, бөтенләй ул булмагандыр! Мине иң тотка- ны – секретарь апа иде. Ул, көн саен диярлек мине туктатып, ничек укуымны сораштыра. Әйтерсең лә шунда эшләгән кеше, минем ничек укуымны белми! Менә шунысы бөгә иде башны. Мин, оялудан битем каплап җир читенә качар хәлгә җитсәм дә, качып китә алмыйм. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. Аның сүзләре дә, Хәвадис абыйның тальян уйнавыдай, йөрәгемә саф тамчылы көмеш авазлар булып тама, – бусын инде мин русча белмәсәм дә аңлый идем.
Башта мин аңа кем дип эндәшергә дә кыймый йөрдем. Бик тә инде чын үзебезчә итеп «апа» диясем килә; кадере дә, хөрмәте дә, кечелеге дә бар бу сүздә. Ләкин мин аның русчасын белмим. «Тётя» дисәм, үзебезнең Питрау базарында, гел татарча сөйләшеп, тозлы кыяр, тозлы кәбестә саткан марҗа апаларга малайларның «түтә-түтинкә» дип дәшүләре исемә төшә дә – бу ап-ак йөзле, ап-ак куллы секретарь апага «тётя» дияргә телем бармый. Шул «тётя» дан башка, безнең «апа» га тиң берәр сүз булырга тиештер бит инде русчада!..
Мин аның исемен дә беләм белүен: Любовь Васильевна. Тик мин аны нәкъ үзләренчә итеп әйтә генә алмыйм: минем татарчага ятып беткән телем «Любовь» урынына «Лүбуф» ди. Шуңа тагы «Васильевна» сын да китереп кушсаң, иреннәрем «б» гә ябышып ката да, әллә нинди «Лүбуббасилибна» килеп чыга.
Күпме көннәр әйтергә өйрәндем мин бу исемне!..
Беркөнне ул мине техникум китапханәсенә алып кереп, һәр фәннән үземә генә берәр дәреслек яздырып бирде. Юкса барыбызга да китап җитми – кайсын биш кешегә берне бирәләр, кайсын бөтенләй бирмиләр, китапханәдә генә укырга мөмкин иде.
– Күп укы. Аңлап җитмәсәң дә укы. Ятлаганчы укы. Белмәгәнеңне сора. Укытучыдан сора. Миннән сора. Оялма… – дип, Любовь Васильевна киңәшләр бирде.
Аптыраш: мин аның һәр сүзен аңлый идем!..
Менә шулай чәмләнеп-үжәтләнеп, укуга керешеп киттем. Мин һәр көнне муеныма бау, аягыма тышау «салып», үземне үзем өстәл янына бәйләп куям – хуҗалар торып электрны сүндергәнче, күзләремне ача-йома, дәреслектән, догадай, сүзләр ятлап утырам. Ләкин сүзләр бер ятлауда гына мигә йокмый; күзем ачып җибәрү белән, яңа күргән авыр төштәй газап кына өстәп, әллә кая китеп бетәләр иде. Мин аның саен чәмләнеп ятларга тотынам – сүз арты сүз, җөмлә арты җөмлә…
Күп вакыт мин, күземне шул йомган җирдән оеп китеп, таңда башым китап өстендә яткан килеш уянам. Әгәр миңа шулчак, бугазыма басып, «Йә уку, йә таш чоку!» дисәләр, мин чарасыз таш чокуны сайлар идем. «Уку – энә белән кое казу» дип әйтсә дә, минем кебекләр әйткәндер… Ике ай газап дәверендә ике генә көн – ОРС хуҗалыгына барып бәрәңге алганда гына бер язылып суладым. Көрәк тотуларга ни җитә!..
Әгәр шунда Любовь Васильевна булмаса…
Ул – күземнең көндәлек куанычы иде. Бәлки, аның ире дә, баласы да бардыр. Тик мин аларын уйламыйм – миңа аны күреп тору гына кирәк: сылу ак йөзен бер күрсәм дә, шул караңгы, ямьсез көннәрем ачылыплар киткәндәй була иде. Бер уйласаң, бу интегүләремнең барысы да гел аның өчен иде бит! Аны күргәндә йөзем кызармас өчен иде…
Мин өйдән хат алып торам. Хәвадис абый берсендә Раб- бани абый белән Тәрҗимәнең Октябрь бәйрәмендә туйлары буласын язган: «Син дә кайта алсаң икән!» – дигән. Тик мин, теләсәм дә, кайта алмыйм. Быел пароходлар октябрь азагында ук туктап бетте. Ә юл өзегендә юлга ышаныч юк: атлы юлаучы табам дип авыз да ачасы түгел иде. Шуңа күрә мин тизрәк бәйрәм үтеп, тизрәк санитар самолёты йөри башлавын көтәм. Чөнки Хәвадис абый һәр елдагыча тубдиспансерга килергә тиеш булып, ул килсә, аннан бигрәк миңа күңелле булачак иде.
Җәзиләдән дә ике-өч хат алдым. Ул да Тәрҗимәнең Раббани абыйга кияүгә чыгасын, инде бөтен өй эчләре белән кубып, бер бәйрәмдә булмаганча, туйга әзерләнүләрен яза. Бу хәл аны бөтенләй каушатып җибәргән. «Болай булгач, без нишләрбез? Моннан соң да яратышып йөрүебез килешерме?.. Тик барыбер мин сине яратам, гел уйлап, гел сагынам. Нигә бу минем туй түгел икән?» – дип куйган.
Шунысы сәер: аның хаты минем күңелдә ни ярату, ни сагыну хисе уятмый – чәчләреннән җәйге болын, көзге арыш исе аңкып торган Җәзиләкәй баштагыча юксындырып сагындырмый иде инде. Минем өчен ул хәзер бер бала гына. Дөрестән дә, Җүәйрәттәй куеныннан яңа чыгып, ишек төбендә генә күзен ачкан уналты яшьлек кыз бала, чынлап та, бала гына түгелме соң?..
Моңарчы мин – унсигезгә җитеп, Актаныштан башка район, Җәзиләдән башка кыз күрмәгән малай – Уфадай зур каланы күрдем. Уфасында бер Любовь Васильевнаны күрдем. Мин хәзер берни эшли алмыйм: әни әйтмешли, мин бер исәр Мәҗнүн идем.
Ләкин бу газаплы рәхәт көннәрем озакка сузылмады. Ноябрь башы белән военкоматка чакырып, кулга повестка тоттырдылар. Мин инде районда да, монда да комиссия үткән – ни тышымда, ни эчемдә солдатка ярамаслык бернәрсә дә юк иде. Без – группадан ике малай. Чишмәнеке, якын булгач, каралу белән кайтып китте, ә мин, туйга да кайта алмаган кеше, көзге Агыйдел бозыдай ябышып, шәһәрдә калдым.
Инде укуга йөрмәсәм дә була иде. Ләкин Любовь Васильевнаны күрми ничек торыйм?.. Укытучылары да миннән, капыл исләренә төшкәндәй, дәрес саен сорый башладылар. Сөйли алган кадәресен үзем сөйләп, алмаганын үзләре сөйләп, миңа тиз-тиз генә өчле дә дүртле куеп чыктылар. Монысы ни өчен кирәк булгандыр – күңел күтәрү өченме? – белмәдем.
Армиягә китәчәгем турында өйгә хат салдым. Инде елга-сулар туңып, җир дә катырып җибәрде. Көн тудымы, авылдан Хәвадис абыйның килеп төшүен көтәм: ичмаса, каңгырып яткан чит җирдән чит җирләргә киткәндә кул биреп калыр иде!.. Мине кем озатыр?.. Инде мин ник укырга килүемә дә үкенә башладым. Мин бит үземнең быел китәсемне белә идем. Мирза абыйның: «Китсәң дә, укудан китәрсең, кайтуыңа урының әзер торыр», – дип, бик нык кисәтеп язганга күрә генә килгән идем шул…
Без ноябрь азагыннан да калмый китәргә тиеш. Урамнардан бер җырлап та әйләнмәгәч, солдатка китү китү буламыни ул!
Хәвадис абыйны көтеп борчылуым йөземә үк чыккан булса кирәк. Шулай инде: телне булса да, хисне тыеп булмый – йөзгә бәреп чыга.
Любовь Васильевна, минем боек күңелемне үзенчә аңлап:
– Егет кеше солдатка киткәнгә борчылырмы? – диде.
Мин аңа борчылуым сәбәбе һич аңардан түгел икәнлекне әйттем.
– Детдом баласын да тәрбияләп озаталар, мине генә озатучы юк. Мин читтә ялгызым – ярга ташлаган балык шикелле, – дигән фикерне ватык-җимерек русчам белән ермачлап чыктым. Минем: «Ат тоягы җитмәс җирләргә китәм бит мин хәзер!» – дип тә әйтәсем килә, тик анысына телем юк иде.
Любовь Васильевна, эчемдә ни бар, барысын да үтәли күргәндәй итеп елмаеп әйтте:
– Ә мине исәпкә алмыйсыңмыни?..
Калган сүзләрен мин ишетмәдем. Җиргә төшә алмый җилпенеп очкан җиңел кардай, авырлыгым бетеп, идәнсез, стенасыз бер бушлыкта йөзә башладым.
Любовь Васильевна йомшак кына итеп беләгемә кагылды:
– Не унывай, джигит!..
Шунда гына, әйләнгән башым туктап, баскан җиремә кабат кайтып төштем…