Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 11
Повестьлар
Бер ананың биш улы
10
ОглавлениеЛюбовь Васильевна бер тәнәфестә мине бер читкә чакырып алды да, сәгать алты тулгач, Якут бакчасы янында көтеп торырга кушты.
Мин – тагын өч көннән китәсе кеше. Солдатка китәсе булгач, ноябрьнекенә кушып, декабрь стипендиясен дә бирделәр. Мин инде Хәвадис абый килереннән өмет өзгән: врач кулындагы кеше, әллә ниләре килеп чыккандыр әле дим. Шулай итеп, карап торыр бердәнбер кешем Любовь Васильевна булып, укуга да тик аны күрер өчен генә йөри идем.
«Ходаем! Колагым ялгыш кына ишетмәде микән?.. Әллә төштә генә күрдемме соң?» дип, курка-шикләнә Якут бакчасына киттем.
Айның соңгы җомгасы иде. Басуларга инде буразналарны тигезләп кар салгандыр. Инде малайлар да, сөңгеләре белән тәңкә ясый-ясый, көзгедәй буа өстендә боз шуалардыр. Ә шәһәрдә карны яуганда гына күрәсең икән – төшә дә эри, төшә дә эри. Аяк асты гел юеш – күңел дә шуның салкын дымын тартып тора төсле… Тиздән каз өмәләре башланачак. Тиз генә күреп булмас инде ул каз өмәләрен…
Мин шулай, беркемгә кирәкмәгәндәй, япа-ялгыз башым Якут бакчасының акбурга буялган биек капкасы төбендә басып торам. Йон оекбаш белән кирза итек кигән аягым да өши башлады. Мондый гына суыкта авыл җирендә аяк өши димени! Ә монда өши. Авылымдагы җылы-йомшак җир түгел шул мондагы таш!..
Уем авылда йөрсә дә, күзем монда – гел бер якта, гел техникум ягында иде.
Сәгатьне белми көткәнгәме, миңа берзаман Любовь Васильевна бөтенләй килмәс сыман тоела башлады. Болай да кирәгем юклык хисе капыл көчәеп, йөрәгемә котып салкыны йөгерде.
Юк!.. Бәхетем бетмәгән икән әле! Әнә ул – бөтен урамга берүзе ямь биреп, коштай очып килә. Башына ак мамык шәл бәйләгән, кулына ридикюль тоткан. Салкын дими, пычрак дими, һаман йөреп торган шәһәр халкы эченнән, бу тар тротуарда йөзе бергә тыгылып килсә дә, мин аны таныячак идем!..
– Аз гына соңладым инде, үпкәләмә, – диде ул.
Мин, бу бәхет, бу куанычтан очарга җитешеп, телсез калдым. Ә күңелем: «Мин барыбер көтәчәк идем. Менә бу трамвайлар туктаганчы, менә бу кешеләрнең дә бер арып егылыр сәгате җиткәнче, шәһәр уртасында ялгыз каен төсле берүзем калганчы көтәчәк идем!..» – дип сайрый гына. Тик әйтергә сүзем җитми, җиткәне дә бер-берсенә ялганмый. Шулай да мин әйтәсе килгәнне гаҗәп тиз аңлый торган бер кеше иде ул Любовь Васильевна! Мин фикеремне бер кат ерып чыккач, беләгемнән тотып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Чудной ты!..
Аннары инде, бер тоткан беләгемне җибәрмичә:
– Туңгансыңдыр, әйдә, китик, – диде.
Чатка җиткәч, без трамвайга утырдык. Аннары, «Совбольница» дигәндә төшеп, яңгырдан караеп беткән өйләр, коймалар буйлап киттек. «Совбольница менә шушы инде» дигәч күп тә бармадык, бер кечерәк капка янында туктадык.
– Менә мин кайтып җиттем, – диде Любовь Васильевна. – Бүген мин сине өйгә чакырмыйм, ә берсекөнгә сәгать биштә безгә кунакка килерсең. Йортыбызны онытмассың бит?.. Шулай да менә адрес, – дип, миңа адресын язып бирде.
Бу бәхетле минутларымны мин хәзер берничек тә сөйләп бирә алмыйм. Ничек квартирама кайтканмындыр, кайчан ятып, кайчан торганмындыр – берсен-бер хәтерләмим. Җаным бу фани җирдә түгел, җиде кат күктә иде. Ниләр генә уйлап бетермәдем мин ул көнне!.. Соңыннан үзем үк оялып йөрдем…
Шимбә көнне дә мин, йөрәгемне баса алмыйча, техникумга барып, дәрестә утырып кайттым. Любовь Васильевна мине күргәч оялып кына күреште дә тизрәк китү ягын карады. Миңа бу нәкъ авылча, үзебезчә якын булып китте.
Якшәмбенең сәгать бишен җиткерә алмыйча, бер кибеткә ун кереп йөргәннән соң, сабырым бетеп, трамвайга утырдым. Төшкәч, берәүдән сәгать сораган идем – әле дүртенче ярты гына икән! Тагы сәгать ярымны ничек үткәрергә?.. Каршы якка чыгып, кире трамвайга утырдым. Шулай ике кабат «кольцо» әйләндем.
Ишек ачарга Любовь Васильевна үзе чыкты. Күз күреп өйрәнгән киемен алмаштырып, эре чәчәкле озын күлмәк кигән иде.
– Бик вакытында килдең, әйдә, чишен, – диде.
Минем өстә – сырган фуфайка, аягымда – кирза итек, шуларны салдым. Чишенгән җир такта белән генә бүлеп куелганлыктан, кухнядан бик тәмле аш исе саркып чыккан иде. Шунда мин, Уфага килгәннән бирле кайнар аш күрмичә, боткадыр, чәйдер белән генә тукланып яшәвемне уйлап куйдым.
Любовь Васильевна мине зур, якты бүлмәгә алып керде. И ул андагы ямьне күрсәң! Бүлмә тулы әйбер – комод, көзге, пыяла шкаф, этажерка, сәгать – тагын әллә нәрсәләр… Түрдә чуклы чаршау эленгән тагы бер ишек бар иде, шуннан ап-ак чәчле, бик матур бер әби килеп чыкты.
– Бу – минем әнием, – диде Любовь Васильевна.
Әйтмәсә дә, әнисе икәнлеге аермачык иде.
– Менә шушы егет инде мин әйткән. Исеме – Сирин. Сирень. Ә Серёжа дип әйтсәк ачуланмассыңмы? – дип, күзен тутырып миңа карады.
Ничек ачуланасың инде бу күзләргә? Кырын гына карамасын…
Әнисе миңа диваннан урын күрсәтеп, мөлаем йөз белән утырырга кушты. Мин утырдым. Любовь Васильевна комод өстеннән бәрхет тышлы альбом алып бирде. Аннары алар әнисе белән икәүләп кухняга чыгып киттеләр. Түр ишектән башын гына тыгып күзәтеп торган ике-өч яшьлек бер малай, йөгереп килеп, минем альбом караганны карап тора башлады. Мин аңа күз генә кыстым да бөтенләем белән альбомга йотылдым…
Менә Любовь Васильевна – бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле. Керфекләренә моңсу күләгә кунган. Фотосы шундый әйбәт-ачык, күзенең һәр нуры йөрәкләргә үтеп керә иде… Аннары, эчләремә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет!.. Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, берүзе бер биттә Любовь Васильевнадан аерылып калды. Мин, тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым…
– Бу – Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде.
Мин күземне фотодан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!»
Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да кире комод өстенә илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.
Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар.
Без киттек. Көлдәй соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.
Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поезд күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле. Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул!..
Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.