Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 21

Повестьлар
Бер ананың биш улы
20

Оглавление

Күңеле сизеп бәхилләшкән, күңеле сизеп елаган икән Хәвадис абый: бу безнең соңгы күрешүебез булды.

Озатканда ук эчем сыкрап калса да, бу әҗәл шулкадәр тиз килер дип уйламаган идем: менә бетте дигәндә дә калкынып китә торган иде бит абый моңарчы…

Авылдан телеграмма килгәндә шәһәр алмагачлары, өсләренә куе сөт түккән төсле, шау чәчәктә утыралар иде. Ә мин кара кайгы белән автобуска утырдым.

Ләкин хәсрәт минем зиһенемне дә томалаган: мин телеграмманың бирелгән көнен карамаган йә карап та күрмәгән – Хәвадис абый мин телеграмма алган көнне түгел, алдагы көн үлгән икән. Безнең халык мәетне, бүген үлсә, иртәгесен күмә дә. Ә Хәвадис абыйны, мин кайтасын көтә-көтә, эссе көнне астына тас белән бозлар куеп, ике көн тотканнар. Ә мин күмгән көннең кичендә генә кайтып төштем.

Шулай итеп, пәрәвездәй нәзек күңелле Хәвадисебез үлгәндә, без аның дүрт туганы – дүртебез дүрт якта сибелеп калдык. Раббани абый урманда, Әдрән армиядә, Тимершәех абый аларга хәбәр дә иттермәгән: дүрт-биш көнсез кайта алмагач ни файда? Икесенә дә хат кына яздык. Ярый әле, көннәр аяз килеп, самолёт оча иде. Мирза абый туры Актанышка очып, Хәвадис абыйны үле килеш булса да күреп калырга җитешкән.

Безнең якта мәрхүмнең өчесен, җидесен… үлгән көннән алып үткәрәләр. Иртәгесен без дә Хәвадис абыйның өчесен үткәрдек. Без балачакта ук сиксән яшендә булган Разетдин бабай ап-ак кәҗә сакалын калтыратып бер мәкамсез[24] Коръән укый башлагач, Хәвадис абый сүзе исемә төшеп, күңелемә җылы бер сагыш кагылып китте. Бервакыт шулай, бик күптән инде, мәрхүм абый: «Коръәнне «Шахта» көенә укып буламы?» – дип, Разетдин бабайның һушын алган иде.

Хәзер үзе булса, ни әйтер иде икән?..

Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. Ләкин миңа аның, өлкән апаларча, күлмәк итәкләрен ике яклап күтәртеп куеп, олы гәүдәсе белән карчыкларга аш ташып йөрүе әллә ничек мәзәк тоела иде. Разетдин бабай әбиләр арасында утырмады, тиз-тиз генә ашын ашап, бер чынаяк чәй эчте дә чыгып китте. Әбиләр утыра калды.

Әни, күзен сөртә-сөртә, Хәвадис абыйның үлемен сөйли башлады:

– Уфадан кайткач, көнләп түгел, сәгатьләп сызды, балам. Әртислегенә дә чыга алмады. Терелеп түгел, йөрәкләнеп кенә кайткан икән бүлнисеннән дә. «Бүлнис куйкыларында үлгәнче…» – диде. Вафатына ике генә көн кала: «Тукай яшенә дә җитми үләм инде, әни, – дип җылады. – Дөньяда исемем калырлык эш тә кыла алмадым, ичмаса, үлемнең дә үкенечлесе шул», – дип, башларын салындырып утырды. Җәзилә кодачаның ире асылынгач та бик әрнегән иде. Ике сүзнең берендә: «Нигә бу тап-таза кешеләр үзләренең газиз җаннарына кул салалар икән? Яшәүнең кадерләрен нишләп белмиләр икән?..» – дип, бигрәкләр дә уфтанганые, балакаем.

24

Мәкам (гар.) – «көй», мотив, тон.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Подняться наверх