Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 15

Повестьлар
Бер ананың биш улы
14

Оглавление

Эшкә урнашып, квартир эзләргә дип авыз ачу белән, Любовь Васильевна, үпкәләбрәк:

– Безне яратмадыңмыни? – диде.

Мин кыенсынып кына җавап бирдем:

– Минем кыз туганнарым юк. Мин кыз белән малайның туганлык хисләре ничек була икәнлеген белмидер идем. Ә хәзер беләм: шушылай буладыр ул. Сез мине, туганыгыздан да болайрак күреп, кадер-хөрмәт белән кабул иттегез. Мин дә сезне яраттым… Тик…

– Нәрсә «тик»?

– Бездә шундый сүз бар: хәерчегә якты чырай кат- саң, ямаулык сорый, ямаулык биргәч, «Берәр иске сырмагыз да юкмы?» дип әйтә икән диләр. Шуның сыман, мин сезгә ничек итеп «Сездә торыйм әле» дип әйтә алыйм ди!

– Чудной ты! – диде ул.

– Безне яраткансыз икән – калыгыз. Шурик та сезне якын итте, – дип, Клавдия Михайловна әби мәсьәләне хәл итеп куйды.

Мин аларда яши башладым. Любовь Васильевна улы белән – эчкәре бүлмәдә, Клавдия Михайловна әби залның иң түрендә, ширма корып, никельле караватында ята иде. Диван миңа булды. Беренче ял көнне үк без Любовь Васильевна белән универмагка барып, ул миңа урын-җир әйберләре сатып алды. Мин, Мирза абый биреп җибәргәннәрне дә тотып, инде бер тиен акчасыз калган идем.

– Зарплата алгач түләрсең әле, – диде Любовь Васильевна.

Алар миңа үземә аерым ашарга да рөхсәт итмәделәр.

– Бары бергә булыр, без кешедән аерым ашарлык бай яшәмибез, – диде Клавдия Михайловна әби.

– Көтүче малай кебек, сездә ашыйм, сездә йоклыйм сыман килеп чыга түгелме соң?

Любовь Васильевна рәхәтләнеп көлеп җибәрде:

– Әни, син аның сөйләгәнен тыңла әле, сөйләгәнен!.. Каян таба диген шундый сүзләр!

– Безнең авылда һәркем шулай сөйләшә, – дидем мин.

Шуның белән сүз бетте. Без бүтәнчә квартир мәсьәләсенә дә, ашау мәсьәләсенә дә кире кайтмадык.

Бер ай эчендә инде без тәмам үз кешеләр булып киттек. Иртә-көндез төрле вакытта ашалса да, кичке табынга барыбыз бергә утырабыз. Минем Уфада бер кешем, бер танышым юк, шуңа мин кичләрен күп вакыт өйдә уздырам – без өчәүләп кәрт уйныйбыз, патефон уйнатабыз… Ә яңа кино булганда, Любовь Васильевна белән кинога бара идек.

Техникумда минем, дәресләрдән тыш, спорт секциясе дә бар иде. Мин аны көнаралаш сәгать дүрттән алтыга чаклы үткәрергә көйләдем. Ул көнне без Любовь Васильевна белән эштән үк бергә кайтабыз. Ә башка көннәрне каршы барып ала идем.

Ләкин бервакыт мин артыбыздан кемдер күзәтеп йөргәнен сизә башладым. Тик Любовь Васильевнага әйтергә кыюлыгым җитми: әллә ни уйлавы бар иде. Мин аңа кем – иреме, сөйгәнеме? Яныннан кумаса, мин Мәҗнүнгә тагы ни кирәк?.. Әмма Любовь Васильевнаның үзенең дә, миңа сиздермәскә тырышкан саен, борчыла башлавы күңелемә бик тиз килеп кагыла торган булып китте. Инде мин дә, аның кәефенә бирелеп, аркама терәлеп йөргән авыр күзне күтәрә алмый башладым.

Ниһаять, беркөн эштән бергә кайтканда, ихтыярсыз артыма әйләнеп карарга мәҗбүр булдым. Безнең арттан, буксирга тагылган баржа кебек, зур кара гәүдәле бер кеше килә иде. Сүзем дә ихтыярсыз чыкты:

– Любовь Васильевна, безне кемдер күзәтеп йөри…

– Алла хакы өчен борылып карама, – диде ул.

Без шактый тиз атлап киттек. Трамвай тукталышына җитәрәк мин тагы, теләмәстән, артыма әйләнеп карадым. Теге кеше дә адымын кызулаткан – узып та китми, артка да калмый – күләгәдәй ияреп килүендә иде. Без сикереп менеп трамвайга утырдык.

– Кем ул? – дидем мин.

Любовь Васильевнанын чырае качкан иде.

– Гафу ит, Серёженька. Урыны бу түгел – бер сөйләрмен әле…

Ләкин вакыйга, Любовь Васильевнанын «сөйләр- мен» ен көтмәстән, үзе ашыгып килде.

Җылы, йомшак кар явып торган ноябрь киче иде. Мин нәкъ сәгать бишенче яртыда Любовь Васильевнаны каршы алырга киттем. Минем өстә – шинель, аякта – итек: мин әле дә булса солдат киемен салмаган. Капкадан чыгып, бераз китүем булды – күрше өйнең зур капкасы төбеннән ике кара гәүдә аерылып, юлыма бастылар. Мин, аны-моны уйламыйча, юл сабып кына китәргә итеп карадым. Юк, тагы кистеләр. Шунда мин берсенең, йөзенә карамастан ук, теге кеше икәнлеген таныдым. Йөрәгем сикереп тибә башлады.

– Юл бирегез, – дидем мин.

– Сабыр ит, егеткәем, ашыкма.

Яше бар иде инде аның. Буйга минем чаклы ук булмаса да, гәүдәгә таза, ләкин йөзе таушалган, бите шәлперәеп салынып төшкән иде. Аннары мин аның җәелеп үсә башлаган корсагына күз салдым. Юк, бу минем белән сугышырга килмәгән. Сугышырга булса – иптәше булыр. Яшьрәк тә, көчлерәк тә күренә, кулы да кесәсендә иде. Мин, шунысын секунд күздән җибәрмичә:

– Сезгә миннән ни кирәк? – дип сорадым.

– Әйтәсе сүзебез бар…

– Ә минем сезне тыңлап торырга вакытым юк.

– Ничауа, Люба апаң көтәр әле, – диде тегесе.

Мин капыл йөрәгемнән кан качканын сиздем, битем ут янып, битемә кунган карлар бу булып күтәрелә башлады.

– Китегез юлдан!

Без инде күкрәккә күкрәк терәшкән идек.

– Йә, йә!.. Без синең гимнаст икәнлегеңне дә, башкасын да беләбез, – диде тегесе. – Тик шундый егет башың белән… Тирә-ягыңда күпме яшь кыз! Ә син кеше хатынына килеп бәйләнгәнсең…

Йодрыкларым икесен ике якка бәреп очырыр чиккә җитеп йомарланды. Мин – моңарчы беркем белән сугышмаган кеше – туп-туры бу икәүнең өсләренә атладым. Хәзер мине туктатыр көч юк иде. Ләкин алар, мин кузгалу белән, икесе ике якка тайчанып миңа юл бирделәр. Бераз киткәч мин аларның, мыскыл белән тел чарлап, шүрәледәй көлеп калуларын гына ишеттем:

– Һа-һа-һаһ! Көчең булса да, миннән калган белән тукланасың, үзең эшләп ашамыйсың икән, һа-һа-һаһ!..

Гайбәт миңа беренче кабат йөзен шулай күрсәтеп, пычрак сүзен беренче кабат ирләр авызыннан ишеттем.

Техникумга барып кергәндә, йөзем калмаган иде булса кирәк. Любовь Васильевна, мине күрү белән коты очып:

– Серёженька, сиңа ни булды? – дип сорады.

– Берни булмады, Любовь Васильевна…

Ләкин күңел әрнүен басар әмәл юк. Мине никадәр сабыр дисәләр дә, тойгыларым шундук тышка бәреп чы- га – мин кыланып кеше бәгырен сава белми идем.

– Сиңа алдашу килешми, Серёженька. Әйт: теге очрадымы?

– Үзе генә түгел, иптәше дә бар иде.

Любовь Васильевна курка калды:

– Ходаем, әллә сугыштыгыз дамы?..

– Юк, сугышмадык.

– Ул сугышырга да күп сорамас.

– Андый исәпләре юк иде сыман…

– Кешесенә генә туры килмәгәннәр.

– Мәгәр минем юк түгел иде.

– Сугыша күрмә, берүк. Әллә кемнәрне кушып, гарип ясап куя күрмәсеннәр.

– Борчылмагыз, Любовь Васильевна, – дидем мин.

Ул бераз тынычлангандай булды.

– Гафу ит, Серёжа. Мин бит сиңа «сөйләрмен» дигән идем. Һаман суза киләм: миңа бик авыр аны сөйләве…

– Авыр булса сөйләмәгез, Любовь Васильевна. Мин аларның кем икәнен аңладым инде.

– Рәхмәт, Серёжа. Синең йөрәгең саф. Шулай да, бер авызны ачкач, сөйләргә кирәк. Күңелеңдә әллә ниләр калмасын. Юк-юк, алай димә. Минем дә күнелем, бәлки, бушар. Мин озак сөйләмәм… – дип, Любовь Васильевна уйчан күзләре белән миңа карап алды. Мин аны бүлдермәдем, ул сөйләп китте: – Сугыш чыгасы елны Мансур исемле бер татар егетен сөйгән идем. Без аны, русча гадәт белән, Миша дип кенә йөртә идек. Ул сугышка китте дә югалды. Бер хаты белән фотосы гына килеп калды. Минем альбомда шуның фотосы инде. Анысын да кайчан төшеп өлгергәндер. Кыскасы, безнең сөешү бер җәйгә дә сузылмады… Сугыш вакытын үзең беләсең – җиңелдән булмады. Әгәр әни үзе укытучы булмаса, мин, бәлки, унны да бетерә алмаган булыр идем. Институтка керергә мөмкинлегем юк иде, мин эшкә урнаштым. Сугыш беткәндә шушы, әлеге урынымда эшли идем инде. Кырык бишнең көзендә безнең техникумда сугыштан кайткан бер кеше укыта башлады. Миннән ике генә яшькә зур. Шул минем арттан йөри башлады. Беләсең инде, яшьтәш егетләр сугышта кырылып бетте. Кайтканнары да уналты-унҗиде яшьлек кызлар янында гына бөтерелә иде. Безнең кебек, егерме биш ягына киткән карт кызларга кем карасын… Кыскасы, мин озак ялындырып тормадым, алучысы барда чыгып калыйм дип, шул укытучыга чыктым. Без хәтта йөрмәдек тә. Сентябрьдә таныш- тык – Октябрь бәйрәмендә туй ясадык… Ләкин ул минем квартирама гына кызыккан икән… Мин балага узгач ук, өстемнән йөри башлады. Бәлки, аңа хәтле үк йөргәндер, мәгәр мин белгәне – мин бала белән больницада ятканда иде. Шуннан – китте! Кемнәр белән генә сөйрәлмәде ул!.. Эчүе аркасында эшеннән кудылар. Аның өчен миңа бәйләнде… Исемен дә әйтәсем килми хәтта… Хайван, чистый зверь булды! Күкрәгемдә пәке эзләре бар. Ярый тайпылып калдым да, ярый калын пальтодан идем… Шуннан, йә бер үтереп ташлар дип, үзем куып чыгардым. Шуннан бирле бәйләнеп йөдәтә. Хатыннан хатынга йөри. Тамагын шулай туйдыра. Эчә дә сугыша. Күзе күгәрмәгән чагы бик сирәк. Минем арттан сагалап йөри башладымы – беләм: тагы бер хатыннан чыгып киткән булыр… Менә шулай ул дөнья, Серёженька…

Ул сөйләгәндә үк инде яшьләрен түгеп елый иде. Сөйләп бетергәч, кулъяулыгын алып, битеннән, борын буйларыннан яшен сөртә башлады.

Мин, барысына да гаепле бер кеше сыман, кыймылдарга да кыймый өстәл янында басып торам. Өстәлнең бу ягында – мин, теге ягында – ул. Үрелеп кенә ефәк чәчләреннән сыйпыйсы иде дә соң – йөрәгем җитми. Болай да инде мин аның ярасын ачтым. Мин фәкать:

– Елау килешмәс, Любовь Васильевна. Елап кына үлгән – терелеп, үткән борылып кайтмас. Күз яшьләрегезне бер нык кына итеп сөртегез дә бүтән еламагыз… – дип кенә юата алдым.

Шулай дигәч, төнбоектай дымсу күзен күтәреп, миңа карады, яшь аралаш елмаеп:

– Рәхмәт, Серёжа. Син хаклы – еламыйк, – диде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Подняться наверх