Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 18
Повестьлар
Бер ананың биш улы
17
ОглавлениеСөю-сөелү бәхетендә очып кына йөргән көннәремнең берендә Хәвадис абыйны (инде килүенә өмет өзгәч) больницага китерүләрен хәбәр иттеләр. Мин техникумнан туры шунда киттем.
Барып җиткәндә, сәгать өч кенә иде, ә дүртсез авырулар янына кертмиләр икән. Шул тирәдә йөреп, көтәргә туры килде. Сәгать дүрт тулу белән, өстемә ак халат киеп, абый янына кердем.
Ул ятып тора иде. Мендәрдән башы күренмәсә, кеше ята дип уйламассың да: карават өстенә одеял ташлаган төсле генә иде. Мине күргәч, елмаеп, әкрен генә торып утырды. Мөлдерәмә зәңгәр күзләренә карау белән, тавышсыз гына йөрәгем елый башлады. Шул хәлемдә янына барып, как сөяккә калган иңбашыннан кочып алдым.
– Хәлләрең ничек соң, Хәвадис абыйкай гынам?..
– Менә күрәсең инде хәлләремне… – диде ул. Аның шунда иреннәре тартыша башлады. Ләкин ул, иренен кысып, тамак төбенә килеп утырган яшен йотып җибәр- де. – Түгелергә торган күз яшьләремне дә мин кеше алдында түкмим бит… – дип, күз төбендә җемелдәп торган ике бөртек яшен сөртеп алды.
Мин, көлеп:
– И абый, абый! Мин сиңа «кеше» түгел бит, – дидем. – Килер алдыннан нигә хат язмадың?
– Хат язарлык идемени минем хәлләрем?.. Җәннәт эчендә яттыммы, җәһәннәм эчендәме – белмәдем. Тәнем кулың тисә, кулың пешәр иде, – дип елмайган булды.
Йөзендә авызы гына торып калгач, көлүе дә күңелгә авыр иде.
– Берсе җитмәгән, тагы нинди чирләр кагылды соң?
– Врачлар грипп диләр… Йөрәк таза булмаса, китеп тә бара идем инде.
– Йөри аласыңмы соң әле?
– Кая йөрү! Җанга гына хуҗа. Ярый инде, анысы үтте. «Үземнеке» генә калды. Чират китә, атап килгәне китми икән. Анысын, бик китәргә теләсә дә, җибәрмибез инде… – дип, Хәвадис абый бүлмәдәге иптәшләренә карап тагы елмайды.
«Шушы хәлендә дә кай җирләреннән елмаерлык көч ала икән!» дип, шаккатып уйлап куйдым.
Аннары без өй хәлләренә күчтек.
– Миннән башка һәммәсе дә исән-сау калды, – диде Хәвадис абый. Арабызда иң җор теллесе дә ул иде. – Тәрҗимә җиңги генә берара чирләп ала. Болай, чирләгәндә дә, телгә-тешкә нык үзе.
– Инәй картайгандыр инде?
– Әнине тәтәй кәгазьгә генә төреп йөртерлек аны! Үлгәндә дә больницаның ни икәнлеген белми үлеп китәр инде…
Үзебезчә «инәй» дигәнемә каршы «әни» дип җавап биргәч, мин абыйның сөйләшүенә колак саласы иттем. Больницада гына ятса да, Уфа йогынтысы тигән – саф татарча сөйләшергә өйрәнгән иде.
– Ә Шәрифулла абзыйлар ничек яши, тазалармы?
– Таза-а!.. Бал абзый ул үлмәскә сәбәбен табып кына тора: инде кыш өстеннән суган үстерә башлады! Витамины күп, ди. – Шунда Хәвадис абый кинәт кенә миңа текәлеп карады. – Син Җәзиләнең Актанышка кияүгә чыкканын белә идеңме әле?..
– Язган идең бит.
– Яңа ел каршылаган төнне ире асылынып үлгән…
Минут эчендә күз алдыма Җәзиләнең Агыйдел яры өстендә миңа зәңгәр яулык болгап калуы килеп басты. Аннары – быелгы Яңа ел… Любовь Васильевна… Асылынган ир… Тагы Җәзилә… Кемгә – шатлык, кемгә кайгы китергән икән шул быелгы Яңа ел…
– Нишләп асылынган инде ул?
– Үзеннән сорамагач, кайлардан беләсең инде аны! Җәзиләдән җиде-сигез яшькә зур иде. Бик нык көнләшә, диләр иде. Ә минемчә, бар сәбәбе – эчү генә. Яңа ел алдыннан ай буе эшкә дә чыкмый эчеп йөргән, диделәр. Шул, Яңа ел төнендә чоланга кергән дә матчага менеп асылынган… Муенында нәзек кенә трос, ди. Гәүдәгә бик таза иде, мондый гына бау өзелер дип уйлагандыр инде…
Хәвадис абый, тыны бетеп, тукталып торды. Күзе миндә түгел, еракта иде. Аннары ул сулышы җитмәс тавыш белән:
– Их, тазалыгын миңа биреп калдырган булса! Белер идем кадерләрен!.. – диде.
Бу сүзе бәгырьләрне тырнап үтте – мин өнсез калдым. Ярый әле үзе коткарды:
– Мирза абыйлар ничек яши соң анда?
Теленнән «үлем» сүзе төшүгә сөенеп, тиз генә җавап бирдем:
– Мирза абыйлар яхшы яши алар! Карап туймаслык яшиләр. Ул син Нилүфәр җиңгине күрсәң икән!..
Шуннан мин абыйларны сөйләп киттем.
Инде икенче кабатка сестра килеп, иңсәмә кулын тидергәч кенә, ашыгып урынымнан кузгалдым.
Хәвадис абый:
– Икенче килгәндә миңа Тукай шигырьләрен алып кил әле, – дип калды.
Шул көннән алып мин һәр якшәмбедә Хәвадис абый янына килә башладым. Мондый көннәрдә мин, вакыт булганда гына килеп, дежурный аша җимештер-нидер генә биреп китсәм, якшәмбедә инде янына кереп, иркенләп утыра идем.
Тукай китабы өчен махсус республика көтепханәсенә барып язылдым.
Абый мине сагынып, түземсезләнеп көтеп ала. Больницада үткән гомерен дә мин килүдән мин килүгә, атналап саный; ләкин аның өчен ул атна газаплы бер айга тиң булса, минем өчен – атна юк: минем көннәрем эштә, иректә, мәхәббәт ләззәтендә җилдәй исеп кенә үтә иде.
Эш бетүгә, мин Любовь Васильевна янына барып җитәм. Бүлмәсендә кеше булмаса, мин ишектән керү белән, сикереп торып, каршыма килә, буема үрелеп, битемнән йә иренемнән үбеп ала. Ә мин аның, ике кулым белән ике яңагыннан тотып, ике каш арасыннан үбәм. Үпкән саен, әнием сүзе искә төшә: «Сөләймән пигамбәр, улын яуга озатканда, ике каш арасыннан үпкән, бу безгә шуннан калган», – дип әйтә торган иде. Мин дә, Любовь Васильевнаны үпкәндә, үземне чал сакаллы Сөләймән пәйгамбәр итеп тоям – миңа бу кызык та, рәхәт тә иде.
Өйгә кайткач, без Яңа ел төне булмаган да төсле йөрибез. Ләкин мин Клавдия Михайловна әби күзенә карый алмыйм. Чөнки ул бу кадәр эшне сизми калырга тиеш түгел сыман, – кашын күтәреп, күзлек өстеннән бер карап куйса, битем яна башлап, күзем аска төшә иде. Тик – бәхетем! – аның миңа булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Йә ул берни белми, йә белеп тә хуплый иде.
Без аның белән буш сәгатьләрдә бик озаклап, нәсел- нәсәпләргә кадәр актарып, сөйләшеп утыра торган булып киттек. Ул үзенең гимназиядә укыган вакытларын, Крупская белән Калинин бабайны күргәннәрен сөйли. Ни генә булмасын, аның миңа шелтәсе юклык сөюемне газаплы итми иде.
Ләкин вөҗданым газапсыз да түгел: башым-күзем белән мәхәббәткә йотыла барган саен, әни белән абыйлар ныграк искә төшә башлады. Алар ни әйтер? Минем бу хәл Агыйделгә аткан таш түгел – берзаман чагачак. Раббани абый сизенеп китте. Хәвадис абый монда… Иң авыры – әнинең дә белү ихтималы иде. Ул ни әйтер?..