Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 6
Повестьлар
Бер ананың биш улы
5
ОглавлениеКырык сигезенче елның март аенда миңа унсигез яшь тулды.
Кырык сигезнең март аенда солдаттан Раббани абый кайтты.
Авылны иңләп, карга бураннары уйнап йөргән чак иде. Койма, лапас буйларына көренделәп салган көрт түбәләмәләре төтенли. Көрәр кешесе булмаган өйләр, күзен генә калдырып битен бәйләгән бала төсле, тәрәзәләренең өске өлгесенә чаклы кар эчендә утыра иде. Без көн саен, йә Әдрән, йә мин барып, Чибәр әбине өеннән казып дөньяга чыгарабыз.
– Гомере бар кешегә ямьле җәйләре дә килер әле… – ди ул.
Безнең бер кат тәрәзәләрнең аскы өлешенә эчтән такта сугылып, җылылык өчен ике арага кибәк салынган; өске өлешләре көн йомшарганлыктан эри, ә ут алгач, яз сулышын сизгән төсле, яшәреп китә иде. Шундый кичләрнең берсендә капка төбендә кемдер «Трр!..» дип ат туктатты. Башта Әдрән, аннары мин сәкегә менеп, икебез ике тәрәзәгә капландык. Күз бәйләнгән чак булса да күрдек: колакчын бүрек, бөрмәле тун, ак киез итек кигән бер кеше туп-туры үз өенә кайткандай, ат тотып, безнең капкадан кереп килә, чанада толып кигән тагы берәү утыра иде.
Гел бертөрле көннәрне кызыксыз гомер кичергән авыл халкы өчен капкаңны ачып йортыңа бер ят кеше керү үзе бер яңалык, хәтта шатлык иде.
Без, кемнәр булыр бу дип, атылып дигәндәй каршыларга чыктык. Ат инде күтәрмә төбенә килеп туктаган, чанадагы толыплы кеше дә төшеп, култык таякларын җайлап тора иде. Йөзен күрмәсәк тә, гәүдәсеннән таныдык:
– Раббани абый!..
Раббани абый тураеп безнең якка борылды:
– Апайлар, сезме?..
Без күтәрмә башыннан туры аның янына сикердек.
– Ипләбрәк, ипләбрәк… Аягыма бик кагылмагыз… – диде ул.
– Аягыңа ни булды соң, абыкай?
– Этләрем белсен!.. Мин түгел, врачлар да белеп бетермәде, – дип, инде үзе безне кочаклап алды, култык таяклары икесе ике якка авып китте.
Шул рәвешле, муеныбыздан нык итеп кочкан килеш, бер аягы белән генә сикерә-атлый, безнең белән бергә баскычтан менә башлады. Ул арада өйдән, каушап-кабаланып, әни дә килеп чыкты. Ул безне кече як тәрәзәсеннән карап-күреп торган, чыга-чыгышка:
– Хәвадис, әллә синме, улым? – дип куркынып сорады.
– Юк. Мин әле бу. Исәнме, инәй? – диде Раббани абый.
Әни туктап, сүз әйткән җирендә катып калды. Ул исенә килгәнче, Раббани абый Әдрәннең иңбашыннан сул кулын алды да әнине йомшак кына итеп йомшак толыбына кысты. Әни:
– Исән кайттыңмы, балакаем? Исәннәр кайттыңмы? Әллә аяккайларың имгәндеме?.. – дип, тулган күңеле, йомшак теле белән такмаклап китте.
– Сорамагыз әле шул йөрмәгән аякны… – дип, абый көлеп кенә җавап бирде.
– Ай Алла! Нишләп болай тышта торабыз соң әле? Әйдәгез, өйгә керик. Кая, ямчың ния керми? – диде әни.
– Хәзер, әбекәй, хәзер, – диде абыйны китергән егет.
– Әйдә, энем. Атыңны апайлар үзләре чыгып урнаштырыр, – диде аңа абый.
Ямчы егет, карда яткан култык таякларын иелеп алып, безнең янга күтәрмәгә менде. Без бер көтү суык ияртеп өйгә кердек. Абыйның өстеннән толыбын, шинелен салдыргач, әни сәке йөзлегенә дога кылырга утырды. Амин тоткач, абыйны китергән егеткә сүз катты:
– Кайсы авылныкы соң үзең, улым? Кемнәрнең игелекле баласы?..
– Идел эченнән[15] мин, әбекәй. Кырым-Сарайныкы, Җәнҗегет, Нугай якларын ишеткәнең бардыр, шулардан ерак түгел, – диде ямчы егет.
– Ай, бик ераклардан ям чапкансың икән! Ничекләр адашмадыгыз мондый буранда?
– Без Агыйдел өсләп кенә элдерттек, әбекәй.
– Рәхмәт, балам… Юлга чыккан бәндәләреңне юлдан яздырма, догаи хәерләр бир, – дип, әни битен сыйпап алды.
Аннары бик кадерле кеше килгәндә генә яндыра торган унлы лампаны кабызып җибәрде, ә сукыр лампаны бәләкәй якка чыгарды. Аннары мондый көннәрне киштәгә тартып куелган киҗеле чаршауны төшереп куйды. Без – Әдрән, ямчы егет – өчәүләп ат янына чыктык. Аны лапаска кертеп тугарып, бәсләнгән тирләрен сөртеп, печәнгә куштык та дилбегәсен-камытын өйгә алып кердек. Әни, кулына чыра агачы тоткан килеш, Раббани абый белән сөйләшеп тора иде, без керү белән, чит кеше алдында сүзне туктаттылар. Әни мине ымлап кына чаршау эченә[16] чакырып алды да пышылдап кына әйтте:
– Бар, улым, бер киенгән көе Шәрифулла абзыйларыңа барып кайт. Болай гына ярамас бит: китерә килгән егете дә бар. Туңганнар-өшегәннәрдер. Көтәргә диярсең. Онгайдан Тимершәех абыйларыңа да сугылып чык, вакыты булса килеп утырсын…
Мин башта Тимершәех абыйларга сугылдым. Өендә юк, идарәдә иде.
– Ярар, апай, нәрәттән соң әбизәтелнә барырмын, – диде.
Аннары мин, кире кайтышлый, Шәрифулла абзыйларга кердем. Кызлары да, үзләре дә өйдә иде. Абый кайту хәбәрен әйткәч, «Китчәле!» дип сораштыра башладылар. Иң олы кызлары Рәҗимә апаның тук, алсу йөзеннән нур уйнап үтте. Аннары Шәрифулла абзый минем йомышны үтәде: мышный-мышный мич башына менеп, аннан бер чирек бал агызып алып төште.
– Урындагы кешеләр өчен генә дип куйган мичкәдән алдым. Сата торганы түгел бу, менә күрерсез… – дип сөйләнә-сөйләнә, чирекне тастымалга урап, култык астыма кыстырды. – Раббанигә әйт: иртәгә үз вакыты белән безгә килсен. Ыштубы да килми калмасын. Яме? Шәрифулла абзый шулай дип әйтеп әйтте, диген. Мужыт, бүген үзем дә барып чыгармын әле, – дип, мине өйалды ишегенә кадәр озата чыкты.
Чыннан да, күңеле түзмәгән: Тимершәех абый килеп, табынны башлап кына торганда, тагы бер чирек бал кочаклап, үзе дә килеп керде.
Раббани абый сөйләгәннәрдән без шуны аңладык: гөл кебек кенә хезмәт итеп яткан җиреннән сулкылдап кына сул аягы сызлый башлаган. Көндез язылып китә икән дә иртәнгә тагы оешып ката икән. Подъём булганчы уянып, ике куллап уа-уа гына бераз кеше рәтенә кертә икән. Гомерендә бер чирнең ни икәнен белгән кеше түгел, үтәр әле дип кул гына селтәгән. Тик, көннәр үтсә дә, авыруы үтмәгән. Ә беркөнне подъёмга сикереп торган җиреннән алты потлы гәүдәсе белән гөрселдәп идәнгә ауган. Ике ай буе башта лазарет, аннан госпитальдә яткан, әмма тиз генә аякка басарлык түгел икән. Шулай да оча төбеннән бераз җибәреп, аяк очын гына тидереп баса башлагач, җиде елның дүртесен сугышта үткәргән ветеран буларак, срогы бетәр-бетмәстән демобилизацияләгәннәр. Теләсә, бүгеннән үк госпитальгә китә, теләмәсә, өйдә ятып та дәвалана ала икән. Күбрәк массаж, күбрәк хәрәкәт, иллә мәгәр иң файдалысы – эссе мунча, дигәннәр. Түзә алган хәтле каен миллеге белән сыйпап-сыйпап чабынырга кушканнар.
– Менә дәвасы шул аның – гел җылы, – дип, Раббани абый сүзен тәмам итте.
– Шулай шул, апай: чирне аны килгәндә генә сизмисең, киткәндә ул китә алмый интегә, – диде Тимершәех абый. Аннары һич уенсыз Шәрифулла абзыйга әйтте: – Ишеттегезме инде, Бал абзый?.. Иртәгәдән алып Раббанине үзегезнең бер мунчадан да калдырмыйсың…
– Бәй, кем каршы аңа? Әйтелгән – эшләнер, – диде Шәрифулла абзый.
Әни – кече якта. Абый сөйләгәндә генә мич буена килеп, чаршау читеннән карап торды. Стаканнар кыймылдый башлап, табын бал җаена агылып киткәч, тагын үз урынына китеп утырды.
Кышын без дөньядан киселеп яшибез. Иң якын станция Камбарка булып, анысы да безгә җитмеш чакрым кире якта иде. Шуннан абый, авыл саен диярлек ат яллап, өч көн кайткан. Инде шактый юнәя башлаган аягы, чана суыгы тиеп, тагын асылынып калган иде. Ятканда да үзенә аеры нәрсә шикелле күтәреп кенә салдык. Ай-яй авыр икән җансыз аяк!
– Бер дә булмаса, Чибәр әбиеңнән имнәтеп карар- быз, – диде әни. – Зиһене йомшарса да, имгә таза әле ул…
– Раббани улыма ни булган?.. Мөшкәш булган, һау- һау-һау!.. – дип, абый яткан җиреннән йомшак кына көлеп алды. – Шулай бит әле, инәй?
Әни бер үпкәсез:
– Анысы аның бала име, – диде.
– Мирзадан хат бармы? Ниләр яза? – диде абый. Ул аны бая да сораган иде инде.
– Синнән хат алмавына бик аптырап язган бер хаты килгән иде, шуннан юк әле, – дидем мин.
– Госпитальдән госпитальгә күчеп өзелдек шул…
– Аның хезмәте кайчанрак бетәр икән соң, улым? – дип сорады әни дә.
– Озакламас инде. Безнең действительный срогы икебезнеке бер булырга тиеш.
– Кайтып та бер дә авылда торыр шикелле язмый әле ул, – дидем мин.
– Ә кайтып ни бар? Офицер башы белән малай-шалайлар янында серәеп сабан сөреп йөрерме? Мин инде мәҗбүри кайттым. Менә аягым төзәлсен әле…
Әни ятмаган иде әле, чаршауны күтәреп куеп, сәкене икегә бүлгән сандыкның теге ягында утыра иде. Озак тынлыктан соң:
– Шулай берәм-берәм таралып бетәрсез микәнни инде? – дип көрсенеп куйды.
Абый инде йоклап бара иде булса кирәк:
– Соң, инәй, бер ояда биш ир бала өелеп ятып булмас бит инде, – дип, авыз тутырып иснәп алды.
– Йә, балалар, йоклагыз инде, – дип, әни утны сүндерде.
Иртәнгә буран басылган, көн аязып, суытып җибәргән иде. Әчкелтем исле җылы өйдән салкынга чыккач, башлар әйләнеп китте. Без ямчы егетне, иртән тагы бары белән тәрбияләп, әйбәтләп кенә озатып җибәрдек.
Әдрән бер киенеп чыккан җиреннән Чибәр әбинең ишегалдын көрәргә китте. Кыш буена урамга ишеп салган кар өстеннән барганга күрә, безнең энекәш өйләрдән дә биек төсле булып күренә иде.
Раббани абый:
– Төпчек тә бик үскән!.. – дип куйды.
– Инде ике ел Сабан туе булды, үз ишеннән беркемгә бил бирмәде, – дидем мин.
Без ишегалдына кердек. Абый, таягына асылынып, бер урында әйләнә-әйләнә, дөньябызны күздән кичерде. Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп торуга карамастан, искереп килә; кар да күмгәч, әле бөтенләй җиргә иңгән сыман иде. Раббани абый, сузып кына, «да-а…» дип, кара төк баскан яңагын сыйпап торды. Бу аның сагынуы идеме, әллә бизеп, ятсыну авазы идеме, – белмәдем.
Аннары ул әкрен генә өйгә кереп китте, мин кар көрәргә калдым. Көнне болай ачып җибәргәч, атна эчендә генә буран булмас, – энем белән икебез дә өйдә чакны ишегалларын гөл итеп куярга кирәк иде. Ул арада Әдрән дә Чибәр әбиләрдән кайтып җитте. Без, басылып тыгызланган карны шикәр төсле шакмаклап кисә-кисә, энем бер яктан, мин икенче яктан эшкә тотындык – өсләребезгә көрәк җиленнән борак оныдай кар сара башлады.
Ишегалдын бетереп, урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавырдай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җөйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр сыман иде.
– Әйдә, Сирин апай, мине Бал абзыйларга илтеп куй әле, – диде ул миңа. – Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.
Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган – биш-алты ат печәнчеләр генә үткән. Мин аягым белән катыны капшый-капшый алдан барам, минем арттан ипләп кенә абый килә. Әледән-әле таягы батып кала да – мин тартып чыгарам.
Икебезгә дә рәхәт, күңелле. Ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар безне күреп, кул сузып күрешергә киләләр. «Бик исәнбез әле» дип кенә үтеп китеп булмый, бераз сөйләшеп торабыз.
Икәү генә калган бер арада, җаен китереп, Раббани абый Шәрифулла абзыйның кызларын сораштырып алды.
– Түп-түгәрәк битле кара чутыр бер кызлары бар иде, анысы да үскәндер инде?
– Үсте!.. Минем куенда!.. – дидем мин.
Телем әйтте дә качты – кызаруы миңа калды: салкын биткә җылы кан бәрүен тойдым. Абый башын чөеп көлеп җибәрде:
– Тиленеке тишек – тотылдың бит, апай!..
– Мин бит ни…
– Ярый, ярый. Киленне күреп кайтырбыз. Ә зурлары кем куенында соң?
– Кем куенында булсын! Рәҗимә апа инде карт – егерме икедә! Ә Тәрҗимә буйлы егетләр бөтен базарында юк. Әле көз генә бер егет аңа, шаяртып, «Миңа кияүгә чык әле, баскычым да бар» дип әйткән икән дә, Тәрҗимә аны базар эчендә, «Аяк астында бик чуалып йөрсәң, маңка!..» дип, өреп кенә очырган. Күргәннәр сөйләде. Булмас димә! Артыңнан килсә, ат киләме әллә дип, артыңа әйләнеп карыйсың…
15
Агыйделнең су баса торган болынлы түбән ягын халык «Идел эче» дип, ә таулы биек ягын «Кыр ягы» дип йөртә.
16
Өйнең чаршау белән бүлеп алынган кече ягы.