Читать книгу Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери - Сарьян Хасан - Страница 5
Повестьлар
Бер ананың биш улы
4
ОглавлениеУл кышны без өйдә дә зур зыян күрдек. Сыерыбыз бозау салды. Инде картаюы да җиткән иде. Карт мал барыбер кеше булмый инде ул дип, бер ай ашаттык та декабрьнең башы белән суйдык. Якшәмбе саен әни базарга бәләкәй чана тартып ит сатарга бара. Ләкин ит үтми – өч атна рәттән барып яртысы да сатылмады. Тик Яңа ел алды якшәмбесендә генә (декабрьнең егерме тугызы иде) буш чанасын җилтерәтеп, куанып кайтып керде әни.
– Кайгың сатып шатлык ал, дип әйткәннәр борынгылар. Менә бит, кырык тәңкәдән кулга да тигермәделәр! Егерме еллык ачлык килгәнмени! «Апа, тагы юкмы» да «тагы юкмы» дип, бүлнис марҗалары теңкәмне корытты», – дип, әни ул көнге базарны сөйләп бетерә алмады.
Ә январь башында акча алмашынды. Акча төште, ә базарда бәяләр төшмәде.
Җитмәсә, кинәт җылытып җибәрде. Көнбатыш тарафтан, язгы көндәй яшәреп, болыт килеп чыкты да, күк күкрәп, ләйсәндәй яңгыр ява башлады. Ике көн буена сеңеп яуды яңгыр. Дөньяга су-сөл калкып, юллар билдән измәгә әйләнде. Әбиләр моны да заман ахырына китереп бәйләделәр: «Тәкый гаҗәб хәлләри вар»[13] – дип, ил өстенә афәт килүен юрый башладылар. Илгә түгел, безнең өйгә килде афәт.
Ярты сыер сатып, тегеңә-моңа тоткалаганнан кимеп калган мең ярым акчаны, үзем авыл советына барып, йөз илле сумга алмаштырып кайттым. Гел кызыл унлык биргәннәр иде. Базар йөреп ит сатканда һәр тиенен кат-кат санап тоткан әни бу акчаларны санамады да; бер-берсенә ябышып торган өр-яңа унбиш унлыкны бер акчадай берьюлы учына куйды да күзен текәп тик катты. Чоланда җебеп сүле аккан, суытып җибәрү белән кәкрәеп каткан ит ята; әни кулында – күз каргамаслык кына акча – зурларның тәти кәгазе. Суяр алдыннан сыер безгә, күзен тутырып, берәм-берәм мөлдерәп карап чыккан иде, шуның яшьләре хәзер әни күзеннән тамды…
– Бар да бер Ходайдан, – диде әни ахыр. – Алга килгәнне күз күрми калмас.
Кырык җиденче елга шулай кердек. Колхозның да хәлләре әйбәт түгел. Иң зур афәт үтте – дошманны җиргә салып, күкрәгенә бастык. Инде тыныч дөньяга, ләкин чабата белән оегы да юк өйләргә кайтасы солдатлар кайтып бетте диярлек. Базарда ирләр күренеп күбәйде, әмма безнең авылның фронтка киткән йөз алтмыш кешесеннән кайтканы унбишкә дә тулмады. Колхозны бер-ике ел эчендә аякка бастырырбыз дип авыз да ачасы юк иде. Өстәвенә сугыш елларында эшне аркылы куйсаң да сөйрәп тарткан кызлар, ирсез калган япь-яшь хатыннар, ирләр кайтмагач, читкә чыгып китү ягын карый башладылар. Күбесенең телендә «Средни Азия» иде.
Безнең Хәвадис абыйга да больницада бездәгечә салкын кышы, начар көзе булмаган җылы якта яшәп карарга киңәш иткәннәр. Уфадан шул өмет белән дәртләнеп кайтты. Үзен бик тә савыктырасы килгәнгә, без аның өметен сүндермәдек; киресенчә, өчебез өч яктан куәтләп, билгесез авыр юлга җибәрергә булдык. Терелсен генә! Сыердан язсак та, безнең әле өч баш сарык, өчесенә биш саулык бәрәне бар иде.
«Кирәкле ташның авыры юк, Аллага тапшырдык», – диде әни.
Ике сарыкны аяклы килеш алты йөзгә сатып, бер тиенен тотмыйча, Хәвадис абыйга куйдык. Сөйләүләренә караганда, бу акча, юлына гына түгел, баргач бераз тотарына да җитәргә тиеш иде. Базар саен безгә адрес әйтә башладылар: тегенең дә әллә кеме, моның да әллә кеме җылы якта яши икән. Абый һәркайсының адресын язып алды, ниһаять, паспорты-ние әзер булу белән, басу өсләрендә шашып тургайлар сайраган бер көнне, уйнап-көлеп кенә, читкә чыгып китте.
Утыртып җибәрүе генә җиңел. Авыры соңыннан башлана икән. Уфадан ничек утырып китәр?.. Уфасы ярый әле аның – менә Кинилдә нишләр? Анда халык мәхшәр дип сөйлиләр. Баш төртер җай да таба алмыйча, шул Кинилләрдә каңгырып ятар микән? Ә аннан соң?.. Чит, чит диләр дә диюен, читнең дә бит аның бер кырые бардыр: кая барып җитәр дә кем аяк асларына егылыр? Куллар биреп торгызучы булырмы? Быел кышны болай да үз сәкебез җылысыннан аерылып, больницаның салкын койкаларында үткәреп кайтты, инде кайчан күрешә алырбыз?..
Шулай көн саен әрнүле кызгану белән Хәвадис абыйны сагынып сөйли идек.
Өч атна дигәндә генә хаты килде. Ут йотып йөргән йөрәкләргә сарымай булып ягылды абый язган сүзләр, Уфада поезд көтеп икене генә кунган. Ә Кинилдә үзебезнең Актаныш кешесе белән танышып, ниндидер юллар белән билетны бик тиз алганнар. Ул кеше Төркмәнстанның Керки дигән районында укыта икән. «Төркмән һавасы үпкә өчен самай каймак инде ул!» – дип, Хәвадис абыйны үзе белән ияртеп алып киткән.
«Тирә-якта – кайнар сулыш өреп торган ком чүле. Урамда да аяк йөзеннән ком ярып йөриләр. Өстенә йомырка куйсаң, момент пешеп чыга… Их, үзебезнең юеш Агыйдел комнары өстеннән су буйлап кына йөгереп бер үтәсе иде!.. Йөгереп кенә кайтыр җирләр түгел шул…» дип язган абый. Ахырда җыры да бар:
Күгәрчен оя кормасын,
Бала да чыгармасын.
Ризык читтә булса булсын,
Туфрак читтә язмасын.
Кан чирендә карты, сугышта өч улы үлгән Чибәр әби дигәнем дә бездә иде, югалып барган зиһене белән, бездән чыгып киткәч, күрше-күкерткә: «Күгәрченнәргә оя корырга да кушмаган инде ул, бала да чыгарырга кушмаган…» – дип сөйләп йөргән.
Моннан соңгы хатларында да Хәвадис абый гел сагынуны гына язды. Ниләр генә сагынмый иде ул! Үз илебезнең карлыгач канатыдай кара җирләрен, Агыйделнең сөт өстедәй куе томаннарын, яшь мәтрүшкә, яшь карагат исле болыннарын; игеннәрнең буынга сикергән, баш кыскан, сөт тутырган, серкә очырган чакларын; беренче кабат исенә исереп арыш уып ашаган – тел өстенә салып җибәрү белән, тук, төчкелтем тәме каннарга йөгергән минутларны; авылыбызның такта түбәле өйләрен, бәрәңге бакчаларын, шул бакчаларда гына үсә торган, карлыгандай кара «карга күзләре» н; буы да тын юлларын киңәйтеп җибәргән яшь бәрәңгесен; үзебезнең буа буйларын; тагын әллә ниләрен сагынып, җирсеп ятуларын яза иде…
«Монда төн буе тач бишектәге бала елаган тавыш белән чүл бүреләре улап чыга. Күземне йомарга да куркып, әллә нинди исәпләргә төшеп ятам-ятам да, үзебезнең туфрак тартуга чыдый алмыйча, әллә мин дә, шул бүреләр кебек, чүл уртасына чыгып, илергәнче улыйм микән? дип уйлый башлыйм…» дигән. «Болай булгач терелә алмый инде ул анда, балакаем, – дип куйды әни. – Әйтәм җирле, авыруын бер дә язмый…»
Мәүлет аенда әбиләр безгә җыелып, татарчага охшаган да, охшамаган да бер тел белән мөнәҗәт әйтәләр иде. Әни хәзер шуны мондый көннәрдә дә әйтә торган булып китте. Кичләрен тәрәзә катына килеп утырыр иде дә авыз эченнән генә көйли башлар иде:
…Тугыз ай күтәреп йөрдем,
Тугач та ак сөтем бирдем;
Ки анага бала татлый,
Идарди зекер илән ихлас…
Хат алгач, берсендә түзмәде: «Канаты юк, койрыгы юк бер кош төсле, чит җирләрдә борлыгып ятмасын анда. Үз кояшым үземә – куып җибәрмәдек, кайтсын. Юлына дисә, актык сарыкны булса да сатып җибәрербез», – диде.
Сарыкны сатарга туры килмәде. Хәвадис абыйны теге игелекле Актаныш кешесе үзе укыткан мәктәпкә завхозмы-кемме итеп урнаштырган икән; шунда эшләгән акчасына йөземдер, күрәгәдер ише күчтәнәчләр алып, хәбәрсез генә кайтып төште абый. Тазарасы урынга ямьсез кара төс кунып ябыккан иде. «Эссе. Һич бир тәгам йиә алмадым», – дип, төркмәнчәләп әйткән булды.
Карап әйләнмәгән җире калмагандыр Хәвадис абыйның!..
Җирсеп сагынуын шулай баскач, өйдә нишләп ятыйм мин дип, кызлар белән бергә салам өяргә йөри башлады. Басулар ямьләнеп ките, ул эшкә чыккач. Клубтагы кичәләрне әйтәсе дә түгел. Ул юкта, «сыер агачка менгән көй» гә[14] биеп китә алмыйча, аякларын сөйрәп, ышкып кына баскан яшьләр, борып җибәргәндәй, котырып бии башладылар.
Тик озак бии алмадылар.
Октябрь бәйрәме чорында халык, гадәттәгечә, көндез басуда иген сугып, кичен кунак үткәрде. Инде ничә ел авылдагы бер табын да Хәвадис абыйдан башка узмый иде. Шулай атна буена бәйрәм иткәннән соң, бетеп аяктан егылды. Бигрәк тә озынга киткән көзге көннәр ярамады.
Салкын. Юеш. Ноябрьнең соңгы сибәләк яңгырлары өзлексез мал йөреп карайткан уҗым өсләрен юа иде.
– Бу яңгыр җиргә түгел, минем үпкәмә генә явадыр инде!.. – дип, сөзәк тау битендәге шул уҗымнарга тәрәзәдән карап ятар иде.
Больницага бер дә барасы килмичә, бер атна чамасы ятты да беркөн әйтте:
– Булмаса, илтеп куегыз инде мине… – диде.
Ат алып, Әдрән үзебезнең больницага илтеп куйды. Аннан инде, самолёт йөри башлау белән, Уфага җибәрделәр.
Кышның туксан, язның алтмыш көнен ул тагы шулай тубдиспансерда үткәрәчәк иде.
13
Тагы да гаҗәп хәлләре бар. Көйләп язылган «Ахырзаман» китабындагы һәр куплет шушы сүзләр белән тәмамлана.
14
Гармунны белер-беленмәс кенә уйнаучыга әйтелә.