Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 67
I
«Мәрәкәйнең – җитмеш китап…»
ОглавлениеМәрәкәйнең – җитмеш китап!
Ә Дәрдемәнднең… – бер генә…
«Бер»дә – мәңгелек; җитмештә –
Бер еллык гомер генә.
Азмы кәгазь киткән моңа?
Азмы акча – гонорар?
Бусы әле матди чыгым,
Бусы аның вак зарар.
Бу чыгымны ил кесәсе –
Ил иңе бар – күтәрә.
Иң зарарлы ягы аның
Малда түгел, бүтәндә.
Иң хәерсез ягы моның
Матди түгел, мәгънәви;
Укучының зәүкын, хисен
Җилгә суыра, жәлләми.