Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 69

I
ТУКАЙ ЗАЛЫ

Оглавление

Ташламаган, ваз кичмәгән өчен,

Азмыни сез михнәт чиккәнсез…

Мәрхүмнәрне эзләп йөрегәндәй,

Сез бу залга килеп керәсез.


Әминә5 гел, берәр сәбәп табып

Килеп чыкса Казан ягына,

Нәрсәнедер шунда табар сыман

Ашкынадыр Тукай залына.


Сәрвәр6 килеп керә шушы залга

Һәм, күзләрен төбәп каядыр,

Уйга кала. Бәлки, Кавиның ул

Теге чорда менә шушы залда

Елаганын искә аладыр…


Жанна7 килеп керә, сүз куйгандай,

Тиз-тиз, җитез адымнар белән:

Әйтерсең лә күрешә алачак ул

Монда тагын Галимҗан белән.


Заһидә ханым… Аның ал йөзендә

Нәфис моң да, алсу елмаю.

Ә күңелдә?.. Кәрим абый өчен

Чиксез сагыш анда, моң, яну…


…Мин… ишеккә карап куям һаман:

Әйтерсең Лу8 ролен үтәр дә,

Гримнарын сөртеп, ашыга-ашыга,

Театрдан чыгып китәр дә


Йөгереп-очып килеп керер кебек

Безнең белән бәйрәм итәргә…

Көтәргә мин аны күнеккәнмен.

Язмыш – бары мәңге көтәргә…


1963

5

Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары.

6

Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары.

7

Әминә Җәлил, Сәрвәр Әдһәмова, Жанна Нигъмәти – язучы хатыннары.

8

Луиза Салиәсгарова – Хәсән Туфан хатыны.

Каеннар сары иде

Подняться наверх