Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 70
I
«Син сорама, мине жәлләсәң…»
ОглавлениеСин сорама, мине жәлләсәң,
Җәлладларның ниләр кылганын:
Мин җавапның әйтермен бары
Трибуналга илтә торганын.
Сорама син: «Кем ул Иуда?
Анысы тагын нинди Шаһгали?»
Сорама син, мине жәлләсәң.
Юк, ярамый, җаным, ярамый!
Хәтерләтмә, мине жәлләсәң.
Сорама син алар заманын
Һәм «Особо секретно» дигән
Кәгазьдәге үлем карарын…
Председатель – урыс, Урусов,
Ярдәмчесе – татар, Галләми.
Урусовы атмас урынсыз,
Ә Галләмов ата, жәлләми…
Юк, сөйләтмә, мине жәлләсәң,
Җәлладларның ниләр кылганын:
Мин җавапның әйтәләм бары
Трибуналга илтә торганын.
Минем анда барасым килми,
Шәрә гүрдә каласым килми,
Моабиттан Моабит базда –
Подвалларда катасым килми.