Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 65
I
«Ни өчендер күзгә, йөзгә түгел…»
ОглавлениеНи өчендер күзгә, йөзгә түгел,
Ә җәллад күк читкә каранып,
Сургучлатып пичәт баскан сыман
Чәнчеп куя җанны канатып…
Аннан көтә. Тыныч кына көтә,
Тозлый-тозлый шушы яраңны,
Йә Сократча, яки Есенинча,
Үз җаныңа кулың салганны…
1962