Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 47
I
«Челтерәп аккан чишмә сыман…»
ОглавлениеЧелтерәп аккан чишмә сыман
Көләч иде кыз бала.
Уйга калды, – кемнедерме,
Үзендерме кызгана.
Кыен аңа: бер үк айда –
Ике төрле имтихан…
Фәнен бирдем. Ә сөюен?..
Ялгышамдыр, ихтимал?..
Юлы бикле чишмә кебек
Тынып калды кыз бала.
Үз хәленә мисал эзләп,
Тарихларга күз сала.
Дездемона – Отелло бар.
Маргарита – Фауст бар…
Мине дә бит көтә бугай,
Сөю, шундый язмышлар…
Ни булса да тыңла, йөрәк,
Вөҗдан әйткән тавышны:
«Яз, йөрәк, яз, үзең яз син
Сөюдәге язмышны…»
Давылдагы талчыбыктай,
Терәк эзли кыз бала.
Шундый чакта, Пушкин, Һөте,
Булышыгыз сез аңа.
Телефоннан: «Сезме бу?» – ди,
Шашып, сорау биргән күк.
– Сине сагынам, – ди кыз бала
«Нихәл?» дигән сорауга.
Язмыш, миңа бу җавапка
Нинди бәһа куярга?..
1959