Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 45
I
«Башландың син, роман, башландың…»
ОглавлениеБашландың син, роман, башландың.
Ахырың – белмим; читен баш ягың!
Петрарка сонеты түгел дә бу…
Ташласам да, гүрдә ташлармын.
Алып керде мине мәхәббәт
Океан кебек чиксез романга,
Ә корабы… крейсер түгел,
Ә корабы – җилкәнсез каек…
Хуш, язмышым, кайталмамдыр мин,
Батармындыр, дулкында калып…
1959