Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 60
I
«Тукай абый туган телне…»
ОглавлениеТукай абый туган телне
«Әнкәм теле» дисә дә,
Безнең өйдә шул ук телдә
Әби генә сөйләшә.
Менә сиңа тамаша!
Заман ничек алмаша?!
Ана теле – безнең өйдә
Әби теле ләбаса!
1961