Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 59

I
ЛӘЛӘ БЕЛӘН КҮБӘЛӘК

Оглавление

1

«Туган тел»не дә,

«…Күбәләк»не3 дә

Безнең бер Ләлә

Күңелдән белә.


Бу Ләлә инде

Кала баласы:

Казанга күчте

Ата-анасы.


Күбәләк белән

Шул нәни Ләлә

Уку турында

Серләшә әнә:


2

– Кил әле, кун әле

Кулыма, Күбәләк!

Серләшик әле без

Бүген дә бергәләп.


Болында, кырларда

Күңелле иде дә,

Сизми дә калганмын

Җиткәнне җидегә.


Июльләр, августлар

Үтеп тә киткән ич,

Укырга барасы

Көннәрем җиткән ич.


Гомерлек, мәңгелек

Дус булып калыйк без,

Укырга, Күбәләк,

Бергәләп барыйк без!


…Күбәләк моңаеп,

Уйланып торды да,

Аннары Ләләгә

Әйтте ул тын гына:


– Айрылыр заманнар

Җиткәндер, күрәсең:

Мине бит школга

Кертмиләр, үскәнем…


Школа ишеге

Янына кадәрле

Озатып килде дә

Күбәләк Ләләне:


– И сабый, хуш инде

Мәңгегә…– диде ул.

Диде дә…

Авылга,

Мәктәпкә китте ул.

Ләләдән еракта,

Еракта инде ул…


3

Шигырь Г. Тукай әсәрләрен – «Туган тел» һәм «Бала белән Күбәләк»ләрне укый ала торган Ләләләрнең әти-әниләренә багышлана. (Авт.)

Каеннар сары иде

Подняться наверх