Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 52

I
«Бу якларның алсу төннәрендә…»

Оглавление

Бу якларның алсу төннәрендә,

Ал каеннар күләгәсендә

Онытылырга инде мөмкин дисәм,

Искә төшеп йөдәтәсең лә,

Искә төшеп…


Син калдырган кына кайсы икән?

Кайсы өйләр тәрәзәсендә?..

Илемдәге барлык гөлләр аша

Искә төшеп йөдәтәсең лә,

Искә төшеп…


1960

Каеннар сары иде

Подняться наверх