Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 51
I
«Бу хикмәтне – мәхәббәтне –…»
ОглавлениеБу хикмәтне – мәхәббәтне –
Кемнәр чыгарган икән?
Яндыра бит, көйдерә бит,
Ничек чыдарга икән?
Утырса да китсә йөрәк
Мурман корабларына,
Боз тауларын эретәчәк
Котып тарафларында.
Җитәр, йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны.
Күрәсеңдер, яна-яна
Нигә калуларымны? –
Бу хикмәтне – мәхәббәтне –
Кемнәр чыгарды икән?
Чыгарганнар чыдаганнар,
Без дә чыдарбыз микән?!
Янып-көеп беттем инде,
Тагын янасы микән?
Әллә инде бу яклардан
Башны аласы микән?
Әйдә, йөрәк, китик әле
Төньяк корабларында,
Боз тауларын эретергә
Котып тарафларында.
1960