Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 50
I
«Онытчы, йөрәккәй…»
ОглавлениеОнытчы, йөрәккәй,
Сагышның бусын да, –
Буйсынма акылга,
Буйсынма, буйсынма!
Сан гына лабаса
Бу сагыш, сан гына.
Кагылма, йөрәккәй,
Саннарга кагылма! –
Селтәче аларны
Киләчәк ягына,
Саннарның сыйфатка
Күчәсе чагына!
Син түгелмени соң
Хыялның җан дусты?
Кайтар, хис, йөрәккә
Чәчәкле августны!
Октябрь, 1960