Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 54
I
ТУРАЙ
ОглавлениеКакты бераз тормыш, сукты бераз,
Акыл да ул бирде, гыйбрәт тә.
Онытырга аны кирәктер дә –
Эзләр калган, эзләр йөрәктә.
Яралы мин. Һаваны мин, димәк,
Аз-маз гына, әйтик, чамалыйм.
Сылу сеңелем, чая энем, сезгә
Васыятьнедер, бәлки, язам мин.
Хет чукын син: тормыш – диалектик,
Тик аныңча гомер сөрәбез.
Йөрәкләрдә нинди байлык барын,
Җанлы ич без, барыбер сизәбез.
Юк, формаңны – тышкы якны түгел,
Эчтәлекне сакла, эчеңне!
Киләчәк ул китергәнне көтә,
Яратмый ул буш кул кешене.
Какты безне заман, сукты бераз,
Прививка да бирде гыйбрәткә.
Кагар, – абынма син, – китәр; эзе,
Тирән эзе калыр йөрәктә,–
Гыйбрәт булыр сиңа, кирәктә.
1960