Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 43

I
МӘХӘББӘТ

Оглавление

Яндырдың син, сөю… Ләкин, рәхмәт,

Ваклыкларны азмы яндырдың!

Яндырдың да хиснең хәерсезен,

Кадерлесен исән калдырдың.

Аралап, син шулай мәхәббәтең

Бөеклеген исән калдырдың.


Рәхмәт сиңа, безне җайсызлыктан,

Ямьсезлектән йолган мәхәббәт.

Рәхмәт сиңа, җанны ваклыклардан

Аралаган өчен, мең рәхмәт!


Каеннар сары иде

Подняться наверх