Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 41

I
ХӨЛЛИ МӘЙМҮНОВИЧНЫҢ КАЛОРИЯЛӘР ҺӘМ КОЛОРИТЛАР ТУРЫНДАГЫ ФӘЛСӘФӘСЕ

Оглавление

Хөлли иптәш яман ир түгел,

Изге кеше үзе, асылда,

Тик «уяулык» өянәгедәй

Әллә нинди ягы бар шунда.


«Халык», «милләт» дигән сүзләрдән

Шүрләде ул гомер буенча.

Үз халкын да яраткан кеше –

Милләтче ул, аның уенча.


Мисал итеп шушы сүземә,

Сүз бирергә мөмкин үзенә.


– Таныш булыйк: Хөлли Абдулкин.

Шушы залда, халык алдында,

Речь сөйләргә исәп бар минем,

Иң актуаль вопрос хакында.


Татаркалар уңга тайпылган

«Милли форма» дигән нәрсәдә.

Айга оча торган заманда

Бу бит самый важный мәсьәлә!


Кайда булса, Пләтәндә түгел,

Казандагы үзәк урамда

«Ханә» дигән кафе ачканнар,

Мин гөмбәгә китеп торганда.


Шул кафеда чәмчә башмаклы

И калфаклы Миңлебикәләр,

«Салырга» да рөхсәт бирмичә,

Милли меню тәкъдим итәләр!


Да, ханәдә татарочкалар

Милли ашлар сатып яталар!

Вәт бит ничек атом заманын

Артталыкка табан тарталар!


Тәкъдим итеп итле бәлешне

Һәм тутырылган милли тавыкны,

Эчке яктан аздырмакчылар

Минем ише честный халыкны?!


Ә мин сорыйм: «Кем соң ул тавык?

Кемнән туган? Ничек яшәгән?

Пролетармы чыгышы ягыннан,

Буржуазмы әллә, мәсәлән?


Уяу булыйм дисәң әгәр дә,

Тикшер барысын төбенә кадәрле:

Демократик ашмы, мәсәлән,

Аристократ ашмы бәрәңге»?


Ә мин әйтәм: «Демократик аш,

Бәрәңге һәм суган, кәбестә.

Мөмкинмени турау шуларны

Буржуазный милли бәлешкә?!


Миңа әйтәләр: «Нигә бәлештән

Кача икән шушы сөрсегән?»

Качам, чөнки анда эчтәлек

Милли форма белән өртелгән.


Да, Казанның кайнар сумсасын

Һәм шулай ук кабартмасын да

Кемнәр ашый иде элгәре –

Иске режим заманасында?


Бу ашларны ашады бары

Тик байлар да, мулла бабайлар.

Шундый ашлар разве халыкның

Милли ашы була алалар?!


Иң культурный ашлар: бутерброд,

Виски, ханжо, импорт колбаса!

Ә тутырылган тавыклар ашау

Милләтчелек факты лабаса!


Безнең инде һәр халык белән

Хәреф тә бер хәзер, мәктәп тә.

Бәс, ашлар да, күзләр-кашлар да

Бер булырга тиеш, әлбәттә.


Кемнәр шундый йөгәнсезлеккә

Ход бирәләр совет чорында?

Нишләп Казан шәһәр Советы

Декрет язмый шулар турында?


Кем юл куя совет оныннан

Чәкчәк өчен камыр басарга

Һәм милләтсез сыер сөтеннән

Милли катык ясап ашарга?


Тунаковның1 һәм Горсоветның

Капкаларын кагарга кирәк!

Катык саткан татар кызларын

Һәм «Ханә»не ябарга кирәк!


Матур сәнгать өлкәсендә дә

Тулып ята шундый хаталар:

Калфакка һәм чиккән башмакка

Артисткалар ябышып яталар.


Сәхнәләрдән күреп кайта да

Башмак сорый безнең бикәчләр.

Башмак киеп, коммунизмга

Барып буламыни, иптәшләр?


Ә ни өчен безнең шагыйрьләр

Кара күзне күбрәк мактыйлар?

Татар, имеш, блондинка түгел,

Сизәсезме, кая атлыйлар!


Марсларга китәр заманда

Милли форма исән кала бит?

Менә бит ул уяу булмасаң,

Кайда илтә милли колорит.


Ләкин Казан татаркалары

Күпме генә тозак кормасын,

Мактап язып газет-журналда

Татар ашын, татар формасын,


«Милли форма» дигән пүчтәкне

Ничек кенә миңа сузмасын,

Шулай итеп, минем күңелгә

Ничек кенә һөҗүм кылмасын,


Күпме генә колорит белән

Маташмасын мине сыйларга,–

Мин карт чыпчык! – Һичбер татарка

Аздыралмас мине, иншалла!..


Менә шундый кеше ул Хөлли,

Әйбәт бәндә үзе, асылда,

Тик «уяулык» өянәгедәй

Әллә нинди ягы бар шунда.


Шулай инде: аттан ала да

Һәм кола да, әйтик, туа ич.

Калорияне колорит белән

Бутый безнең Хөлли товарищ.


1959

1

Тунаков – Казан шәһәр Советының элеккеге рәисе.

Каеннар сары иде

Подняться наверх