Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 38

I
«Тәрәзәгә килә бер җил…»

Оглавление

Тәрәзәгә килә бер җил,

Хәл белергә килгән күк.

«Кемне шулай, Хәсән абый,

Юксынасың?» дигән күк.


Җил килә дә сыйпалана,

Мине ярата, имеш, –

Серләремне сөйләтә дә

Илгә тарата, имеш.


Сыйпанма, җил, соранма, җил,

Йөрмә тәрәз төбендә.

Исемнәрен, билләһидер,

Әйтәсем юк һичкемгә!


«Минем исем аның өчен

Кадерсездер» дисеңме?

«Серләремне саклый алмый

Хәерсезем!» дисеңме?


Кит әле, кит, сыйпанма, җил,

Йөрмә тәрәз төбендә.

Исемнәрен, билләһи, дим,

Әйтәсем юк һичкемгә.


1957

Каеннар сары иде

Подняться наверх