Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 35
I
«Соңгы сүзен әйтеп чыгар өчен микән…»
ОглавлениеСоңгы сүзен әйтеп чыгар өчен микән,
Чал астроном килеп керде бүген иртән:
– Галәм ничек яралганны белдем, – диде, –
Әмма нигә яралганын белми китәм.
Дөм караңгы Галәм чүлендәге
Сүнми калган нурлы учаклар –
Сириуслар, эре-вак йолдызлар –
Күңел хушлыгы ул һәрчаклар.
Лирикларга йолдыз, Галактика –
Иң романтик хисләр сахрасы.
Фәнгә-галимнәргә бу Галәмнең
Җитми икән тагын нәрсәсе?!
Матдә каян? Нигә киңәя ул?..
Җавап эзли, тынмый адәмнәр,
«Ничек?» белән «Нигә?» уртасыннан
Башланадыр гүя Галәмнәр.
Миллиард сорау – үзе Галактика.
Җавап – тузан, мескен бер бөҗәк!..
Сизелерлек нәтиҗә тапканчы,
Кеше – бу Галәмгә килмешәк…
Ә син, бөҗәк, кичер, үпкәләмә:
«Кимсетә, – дип, – мине бу язмаң».
Ә кем белә, син дә миллиард сорау
Булырсыңдыр, бәлки, берзаман.