Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 29

I
«Урамнарны ялгыз ураганда…»

Оглавление

Урамнарны ялгыз ураганда,

Бер исеңә төшер шуларны:

Яфрак-яфрак карлар яуганда

Көри идек карлы юлларны;

Киң урамнар безгә тар иде лә…

Нинди матур чаклар бар иде.


Шул елларның юлга яуган кары

Эремәгән кебек заманда

Бер исеңә төшер шул чакларны,

Яфрак-яфрак карлар яуганда.

Юлларыбыз кайчак тар иде дә,

Уйларыбыз кардан ак иде…


1956

Каеннар сары иде

Подняться наверх