Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 44
I
СИХЕРМЕ, ШИГЫРЬМЕ СИН?
ОглавлениеҺәлакәт каршында бит син
Нык идең, башсыз идең:
Мәхәббәт алдында инде
Сыгылдың?
Башны идең?
Сөю шул – безнең гакылдан
Серлерәк, кодрәтлерәк.
Сихер ул – сөю,
Шигырь ул!
Карышма, буйсын, йөрәк!..
2
Мәмат – үлем.