Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 56
I
КАЗАН ТУРЫНДА ҖЫРЛАР
ОглавлениеЮл ташларына
Яфрак коела,
Аккошлар инде
Юлга җыена.
Киткән кошларга
Адреслар бирсәм,
Идел буеннан
Узарлар микән?
И нурлы Казан –
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
Алсу Алтайда,
Зәңгәр Байкалда
Истә син, Казан,
Истә һәркайда.
И якты Казан,
Синең нурларың –
Кыйбласы безнең
Озын юлларның.
Кем кайтмый калыр
Туган иленә?
Кошлар да кайта
Үскән җиренә.
Еракта да син
Йөрәккә якын;
Торган җир – көмеш,
Туган җир – алтын.
Туган җир якын!
Туган тел якын!