Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 46
I
ӘЙТСЕННӘР ИЛЛӘР
ОглавлениеСагынмый үткән сәгатем
Сирәк бит, сирәк, сирәк:
Мең сәгать сабыр итәргә
Иң түзем йөрәк ләбаса,
Реактор йөрәк кирәк…
Килсәң дә, күрсәм әгәр бер,
Ни кими, нәрсәң бетә? –
Күзләрем талганчы күрсәм,
Миңа бит шул да җитә.
Ни генә әйтсәң дә әйт син,
Мин кабул итәм, кабул:
Трибунал карарлары күк
Аяусыз булса да ул!
Мин әгәр амнистияңне
Көтәргә өлгермәсәм,
Әйтсеннәр илләр:
– Мәхәббәт Корбаны безнең Хәсән!..
1959