Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 62
I
«Бер әйләндем, өч әйләндем…»
ОглавлениеБер әйләндем, өч әйләндем,
Биш әйләндем дөньяны –
Синең төсле кебекләрне
Күргәннәрем булмады.
Бер әйләндем, өч әйләндем,
Биш әйләндем Җир шарын:
Өлешемә төшкән көмеш –
Мәңгелегем дигән кешем
Син икәнсең бит, җаным.
Тормыш дустым булыр кешем,
Син миннән көләсең лә,
Мәхәббәтләр хәле һаман
«Уф алла…» тирәсендә.
Тимәсә дә тимәс икән
«Уф алла…» диюләрем.
Бер дә генә юкка микән
Уфага килүләрем?
1962