Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 58
I
«Ана күзе балада…»
ОглавлениеАна күзе балада,
Бала күзе кайларда?
Бу заманда бала күзе
Марсларда, Айларда.
«Әнкәй, тыныч бул, җаным:
Үссен генә буйларым,
Айга түгел, Җидегәненә
Җитәр әле кулларым.
Укып үсеп җитәм дә,
Күккә очып китәм дә
Йолдыз алып кайтам, Казан,
Синең Сөембикәңә!
Әнкәй, рөхсәт бир генә:
Ярый, улым, диң генә,
Йә Зөһрәне, йә Чулпанны
Алып кайтам үзеңә».
1961