Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 61
I
«Мәңгелек син, диңгез, мәңгелек…»
ОглавлениеМәңгелек син, диңгез, мәңгелек.
Ә мәңгелек – озын, чиксез ул.
Син әйтәсең: «Әйдә, алмашыйк:
Мин син булыйм, ә син диңгез бул».
Мәңгелек син, диңгез, мәңгелек.
Мәңгелек ул чиксез дә шиксез,
Тик мәңгегә хөкем ителү, –
Татып беләм, – гаҗәп күңелсез.
Юк, кирәкми синең мәңгелек –
Стимул юк анда яңага:
Бу дөньяны үз гомере белән
Яңартучы гына яңара.
Яшәү – иске, мәңгелек нәрсә дә,
Яңартырга мөмкин тик аны:
Син үзең дә күрәсең булыр
Нишләтәбез әнә дөньяны!
1962