Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 49
I
«Хәерлегә булсын, хәерлегә…»
ОглавлениеХәерлегә булсын, хәерлегә
Синең шулай уйга калулар,
Сәбәпсездер генә кебек итеп
Керфегеңнән яшьләр тамулар.
Яндыра ул сөю!.. Рәхмәт аңа –
Хәерсезен хиснең яндыра! –
Хәерсезен хиснең яндыра да
Кадерлесен исән калдыра.
Коткарасың хисне ямьсезлектән,
Аламадан, изге мәхәббәт;
Гамьсезлектән безне аралыйсың,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, мең рәхмәт.
Хәерлегә булсын, хәерлегә
Синең шулай уйга калуың…
Китәм икән әгәр, сагын, сагын,
Бәхет бит ул – сагыну, акыллым…
1960