Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 64
I
БАРМЫЙ ЛА
ОглавлениеБармый ла минем шигырьләр,
Бармый ла сиңа табан,
Адрессыз хатлар кебек тик,
Өстәлдә ята һаман.
Ничә тел таныш үзеңә:
Рус, француз, хәтта латин…
Ә туган телең китабын
Белмисең укый ләкин.
Мин, Сәйдәш булсам әгәр дә,
Көй генә язар идем:
Син аны укымыйча да
Тыңлап та аңлар идең.
Ә шигырь?
Шигырь, акыллым,
Баралмыйм сиңа табан:
Ничә ел сиңа дигән сер
Өстәлдә ята һаман…