Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 48

I
«Кабатланмас сыман саф сөю дә…»

Оглавление

Кабатланмас сыман саф сөю дә,

Сагыну да бар кебек сүзеңдә…

Шул сүзләрең кебек булсаң әгәр,

Язганнарың кебек үзең дә,


Киләчәктә, якын киләчәктә

Мин генәме әллә, мин генә,

Юк, халкың да бәйрәм итәр иде

Шул кызының туган көнендә.


Төшләремә кереп йөдәтәсең,

Искә төшеп бергә кичләрең.

Сары сагышларга батам ласа,

Хисләремдә шыта шикләрем…


Синең куллар сулар сипкән гөлләр

Кайсы өйнең тәрәзәсендә?..

Тәрәзләрдә гөлләр күргәндә дә

Искә төшеп йөдәтәсең лә…


1959

Каеннар сары иде

Подняться наверх