Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 55
I
ҮЗЕ БЕР ГОМЕР
ОглавлениеБеребез дә безнең, оланнар,
Хәмернең колы түгел.
Тик алга куйган ризыктан
Берәү дә олы түгел.
Бүген без гамьне дә зарны
Тышкары атыйк әле:
Бу хәләл ашның-ризыкның
Тәмнәрен татыйк әле.
Гомернең шундый кадерле,
Хәерле кичәләре,
«Мең дә бер кичә» шикелле,
Шигырьгә күчәр әле.
Безнең бу гөрләп утыру –
Үзе бер гомер бит ул.
Җәннәткә кергәч тә әле,
Төшләргә керер бит ул.