Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 28

I
«Сүрелми лә сөюләрем…»

Оглавление

Сүрелми лә сөюләрем,

Сүнми, гомер юлдашым,

Тик син идең, тиңсез идең,

Төн ае, көн кояшым.


Син булмагач, җир йөзендә

Бер канатым юк сыман.

Көн юксынам, төн юксынам

Ялгыз калган кош сыман.


Син идең ич юлларымда

Куллар биргән юлдашым…

Озын гомер төннәремдә

Ялгыз инде бу башым.


1956

Каеннар сары иде

Подняться наверх