Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 37
I
КАЙДА СИН?
ОглавлениеТаныш инде миңа син күптән,
Белмәсәм дә синең үзеңне:
Күптән инде, күптән мин, иркәм,
Йөрәгемдә йөртәм төсеңне.
Йөзләреңнең нинди икәнен
Алсу таңнар килеп әйттеләр.
Күзләренең нинди икәнен
Карлыганнар хәбәр иттеләр.
Тавышларың ничек икәнне
Тургай белән сандугач әйтте,
Йөрешләрең ничек икәнне
Сине күргән карлыгач әйтте.
Таңнар, кошлар, гөлләр – барсы да
Синең хакта сөйлиләр, иркәм,
Синең хакта сөйлиләр дә бит,
Минем хакта нишлиләр икән?
Кайларда син, иркәм, кайларда?
Очрамыйсың, туры килмисең…
Яшь гомерләр үтә ләбаса,
Нишләп мине тапмый йөрисең?
Бер күрүдә сине танырмын,
Куллар сузып каршы алырмын.
Юлдаш булып гомер юлыңда,
Бәхетләргә алып барырмын!
1957