Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 27
I
«Таулар артында…»
ОглавлениеТаулар артында
Таңнар атканда,
Җилләр дәшәләр
Туган якларга.
Әйтәләр сыман:
«Әйдә, кайт инде,
Илгә кайтырга
Рөхсәт бар инде…»
Туган илемә
Ис, җил, ис, әйдә,
Туганнарыма
Сөенеч бир, әйдә.
Сау бул, ил чите,
Сау бул хәзергә.
Мәңге яшәрсең
Безнең хәтердә.
1956