Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 34

I
«Башкаема сылу сеңелләрнең –…»

Оглавление

Башкаема сылу сеңелләрнең –

Каеннарның – кулы сарыла,

Сагынуларның билгеләре булып,

Яшел шәлләр иңгә ябыла.


Сылу сеңелләргә – каеннарга –

Туганнарча сәлам бирәм дә

Намазлыкка килеп баскан кебек

Сәҗдә кылам яшел чирәмгә,–


Табигатькә табынучы булып

Сәҗдә кылам сиңа хәзер мин.

Сискәнәм дә шулчак, кап-карасын,

Дәһшәтлесен юлның хәтерлим…


Аһ, юлың да, юлың, туган ягым,

Ямь-яшел бит, һәрьяк ямь-яшел!..

Сиңа гына сөйли ала торган

Хисләр дөньясында мин хәзер…


Каеннар сары иде

Подняться наверх