Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 76
I
«Йөрмә син шушы аланда…»
ОглавлениеЙөрмә син шушы аланда,
Усаклар гашыйк сиңа.
Алмагач та… шулай икән,
Ни кала инде миңа?!
Табылдың, таптым дигәндәй
Карама әле шулай:
Керфекләр талганчы карау
Үкенечкә, диләр бугай…
Көннәрем якты булса да,
Төннәрем караңгырак,
Йөзләрең якты ласа ич,
Шул төннәрем яктылат.