Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 74
I
ТИМЕРХАН МОНОЛОГЫ
ОглавлениеСорады Себер нараты:
– Исемкәй ничек синең?
– Гибрид тә, Гыйфрит тә түгел,
Тимерхан минем исем.
Сискәнеп куйды нараткай…
Киңәшә, чамалаша:
– И малай, безнең заманда
Бу исем «янар» ласа!
– Кайгырма, нарат, – мин әйтәм, –
Бу исем – хәйран исем:
Ханымны төшерсәләр дә,
Тимерем кала минем…
Сорады Карел каены:
– Кайларда туган ягың? –
Илкәем кайда икәнне
Беләсе килә аның…
– Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
Туган тел инде, каенкай,
Туган тел – минем Илем…
Сорамый Ялта чинары,
Сорамый… Димәк, белә.
Эндәшә миңа бары ул,
Үз итеп, ипләп кенә:
– Яшисең җирдә, димәк, син
Нәкъ чегән иптәш сыман…
– Нишлим соң, язмыш шулай, – дип,
Тик кенә тыңлап торам…
Ә миләш, Валдай миләше,
Бер гибрид, метис миләш:
«Минемчә яшә, Тимер!» дип,
Бирмәкче миңа киңәш…
…Кайларда булса да минем
Дөньяга килгән җирем,
И газиз нәфис туган тел,
Син минем Туган илем.
Денем син, бәгърем, туган тел,
Күрәсең, шуңа күрә
Башымны идерсәләр дә,
Йөрәгем аягүрә лә,
Йөрәгем аягүрә.
1966