Читать книгу Каеннар сары иде - Хәсән Туфан - Страница 75
I
ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА ҖЫРЛАР
Оглавление1
И телем, сансыз гасырны
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.
И безнең батыр телебез,
И безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз.
2
Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.
Чишмәләр исән чагында,
Иделләр кибәмени?
Гасырлар күммәде сине,
Дәверләр күмәмени?
Иңгә-иң безнең теләкләр,
Кулга-кул уйларыбыз,
Якты язмышларга таба
Барасы юлларыбыз.
Син минем тере тарихым,
Син минем киләчәгем,
Тик синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.
И телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?